135 яшь тулыр иде
Безнең Тукай бабайга.
Бөтен татар малайлары
Охшаган бит анарга.
Туган җирен, татар халкын
Яратыр иде шулай.
Бөтен татарга татар ул
Шагыйрь Габдулла Тукай.
Әбдеки ул Кырлай сыман,
Тавыклары да җырлый.
Ана телен өйрәнмичә,
Җыр-моңсыз яшәп булмый.
Бездә дә бар чыршы-нарат,
Җигеп йөриләр пар ат.
Көчем беткәч мин дә ятам
Хәл җыеп, күккә карап.
Былтыр кебек батыр бул син,
Һөнәрең булсын кулга.
Тырышып укы, ялкауланма,
Урман сарыгы булма.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 1552