Арцыбушевский урамы
Галия Шамил кызы Абраһимова-Әюповага
19 апрельдә 50 яшь тула!
Кадерле сеңелем, апабыз! Без сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, уңышлар телибез. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа.
Бездән теләк: сәламәт бул!
Һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
Һәр туар таң синең өчен.
Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус-ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын.
Иң матур, изге теләкләр белән апаң Наилә, җизнәң Әнвәр, сеңелкәшең Әлфия, энекәшең Камил һәм Темирбулатовлар гаиләләре.
* * *
Самара шәһәре,
Стара Загора урамы
Лия Дәүләтгәрәй кызы
Темирбулатовага
21 апрельдә 84 яшь тула!
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Котлы булсын, әни, туган
көнең,
Матур булып атсын
таңнарың!
Рәхәт яшә — игелеге төшсен
Син үстергән һәрбер
балаңның.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең
күңелдә.
Тормышыбыз синең белән
матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Җәүдәт, улыңӘнвәр, киленең Наилә, оныкларың Әлфия, Камил, Санкт-Петербургтан улың Искәндәр гаиләсе белән һәм барча туганнарың.
* * *
Лия Дәүләтгәрәй кызы
Темирбулатовага!
Кадерле кодагыебыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң матур, иң изге теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, күтәренке рух, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшең белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерүегезне телибез.
Фәрештәләр һәрчак юлдаш
булсын,
Бәхет булсын һәрчак яныңда.
Њтәр юлың сикәлтәсез
булсын,
Изге дога йөртсен юлыңда.
Таң җилләре искән
минутларда,
Көн туганда якты нур булып,
Йөрәкләрнең җылы рәхмәтләре
Барып җитсен сиңа гөл булып.
Иң изге теләкләр белән кодагыең Разия Әюпова гаиләсе белән.
* * *
Совет Нурлаты бистәсе
Минияс Якуб кызы Сәйфуллинага – 82 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Котлы булсын, әни, туган
көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Изге теләкләр белән кызларың, улың, киленең, кияүләрең, оныкларың.
* * *
Зубчаниновка бистәсе
Ривкать Насыйбулла улы Хөснетдиновка — 45 яшь!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең — 45 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз, без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшә.
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет,
шатлыклар.
Изге теләкләр белән әтиең, әниең һәм иң якын туганнарың.
* * *
Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Разия Нуриәхмәт кызы Ибраһимовага – 92 яшь!
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш биреп, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт. Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Гомер буе язсын иде безгә,
Әнкәй диеп озак дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык
белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Изге теләкләр белән балаларың Мәрзия, Имиль, Әмирҗан гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Мөнирә Минзәки кызы
Касыймовага!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине чын књңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, књтәренке кәеф юлдаш булсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Һәрбер көнең куаныч, яшәњ яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Туган көнең белән котлыйбыз,
Ак бәхетләр сиңа телибез.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәфыйк, балаларың Рузалия, Наил, киявең Ренат, киленең Зөлфия һәм оныкларың Рөстәм, Мәдинә, Зөлфия, Тимур.
* * *
Самара шәһәре,
Стара Загора урамы,
Шамил Әнвәр улы
Манаевка – 60 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, киявебез! Без сине чын күңелдән туган көнең — юбилеең белән котлыйбыз! Киләчәктә дә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез! Әле күп еллар улларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән тату, күркәм генә яшәвеңне телибез.
Котлы булсын синең юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш
булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Кешелекле бит син, изге
җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлфия, улларың Рөстәм, Руслан, әбиең Рауза.
* * *
Похвистнево шәһәре,
Гагарин урамы
Юлия Риал кызы
Гайнуллинага – 30 яшь!
Кадерлебез! Без сине чын књңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомер, нык исәнлек, тормышыңда зур уңышлар, бәхетле, якты көннәр, теләкләрең кабул булганын телибез. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле көннәр генә бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!
Һәркөн сине котлап кояш
чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Көн артыннан көннәр
үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш
булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Әбиең Сәгыйдә, әтиең Риал, әниең Рилия, улың Тимур, апаң Алия.
* * *
Похвистнево районы,
Үрнәк авылы
Шәмсехәят Таһир кызы Асылгәрәевага – 93 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, карт әбиебез! Без сине чын күңелдән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Тыныч тормыш, бәхетле картлык, тигез гомер, корычтай исәнлек-саулык телибез.
Туган көнең белән котлап ,
Телибез изге теләкләр.
Мәңге Раббым рәхмәтләре
Булсын сиңа буләкләр.
Раббым биргән гомереңне
Яшәргә насыйп итсен.
Авырулар, начар кәеф
Килмичә кире китсен.
Йоклаганда ике якта
Фәрештәләр утырсын.
Һәркөн иртән күзеңне ачкач,
Бәхетең көтеп торсын.
Изге теләкләр белән кызың Гөлсирә, киявең Хөснулла, оныкларың Дамир — Людмила, Радик — Алисә, оныкчыкларың Альбина, Равил, Рөстәм һәм Нурлан.
Просмотров: 1624