Ураза тота алмаган кешегә нишләргә?

news_32815Бу сорауга “Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җавап бирә.

Ул болай ди:

— Ураза тоту — шушы айның Аллаһ вәгъдә иткән әҗер-савапларына ирешү. Рамазан аенда иң дәрәҗәле гамәл — ураза. Күз алдына китерегез, шушы айда гына башкарып булган эш өчен хезмәт хакын өч тапкыр арттырып түләргә вәгъдә итәләр, ди. Башка андый мөмкинлек юк. Ураза да шулай. Шушы гыйбадәтне кыла алмыйча, саваптан коры калабыз икән, аны башка бервакытта да ала алмыйбыз. Уразаны ач тору дип түгел, Аллаһның ризалыгына ирешеп була торган саваплы ай дип истә калдырырга кирәк. Авыру кешеләр, мосафирлар, йөкле, имезүче хатыннар ураза тота алмаган икән, рамазан тәмамлангач, йә сәламәтләнгәч, аны казага кылып үти ала. Беренчедән, рамазан аеның бурычын өстебездән төшерү мөһим. Авыру көчәюдән куркабыз икән, галимнәр, җайлырак вакытта, мәсәлән, кышын, көннәр кыскарак чакта каза кылырга рөхсәт ителә, ди. Икенчедән, бер көн калдырган ураза өчен бер ятимне, мохтаҗны ашатырга мөмкин. Монда шуны истә тотарга кирәк: ураза тотмыйм, аның урынына берсен ашатам, дип уйлау ялгышлык. Әлеге гамәле өчен савап та булыр, әмма ураза бурычы өстеннән төшми. Әгәр бу гыйбадәттән азат ителгәннәр төркеменә керәсең икән, ятимнәрне ашатырга тиешсең. Диния нәзарәте билгеләгәнчә, фидия сәдакасы — тотмаган бер көн ураза өчен 200 сум. Ягъни мохтаҗларны көненә кимендә 200 сумлык ашату хәерле дигән сүз. Тотмаган бер ай ураза өчен 30 ятимне берьюлы сыйларга да була. 

matbugat.ru

Просмотров: 814

Комментирование запрещено