Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы онлайн-прокатка чыга

7cc63dbb744f3a7e07556905f1cc3892Фильм Россия прокатына 2021 елның 4 мартында чыкты. 

10 майдан башлап Башкортстанда Мостай Кәримнең «Өч таган» әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы онлайн-прокатка чыга. Бу хакта «Башинформ»га картинаның режиссеры Айнур Әскәров хәбәр итте.

Фильм ITunes һәм Google Play видеосервисларында старт ала. Искәртеп узабыз, «Отряд Таганок» Itunes сервисында чыккан беренче башкорт картинасы. Башкорт һәм рус версияләре дә ачык булачак.

«Отряд Таганок» фильмы башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап төшерелгән иде. Картина «Әскәрфильм» студиясе тарафыннан Башкортстан Республикасы хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы, Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе ярдәмендә эшләнгән. Фильм Россия прокатына 2021 елның 4 мартында чыкты.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 968

Комментирование запрещено