Башкортстанда төбәкләр тарихын өйрәнү проблемалары турында фикер алышачаклар

башкирия2Түгәрәк өстәлдә шәҗәрәләр ясау, борынгы татар тәңкәләрен өйрәнү һ.б. турында сүз барачак. 

21 һәм 22 майда Башкортстанның Туймазы районында төбәкләр тарихын өйрәнү проблемалары буенча туган якны өйрәнүчеләр өчен фәнни-методик семинар рәвешендә фәнни түгәрәк өстәл узачак.

«Түгәрәк өстәл — Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясенең икенче этабы. Аның барышында борынгы татар тәңкәләрен өйрәнү, шәҗәрәләр ясау, төбәк, мәктәп һәм шәхси туган якны өйрәнү музейларын булдыру, Идел-Урал татарларының этник төркемнәрен барлау мәсьәләләре каралачак», — диде «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, семинар материаллары аерым фәнни-методик җыентык рәвешендә басылачак.

Элегрәк «Татар-информ» 19, 20 майда Мөслимдә Ык елгасы бассейнындагы табигый һәм тарихи объектларны өйрәнүгә багышланган конференция узачагын язган иде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1228

Комментирование запрещено