Айгөл Гыймранова: Татар теленә куркыныч янаса, беренче булып башкорт теле бетәчәк

Айгөл+Гыймранова+АКШ+Америка+татарлары«Милли телләр арасында татар теле иң соңыннан бетәргә мөмкин», — дигән фикердә Америкада яшәүче журналист. 

Татар теленә юкка чыгу куркынычы янаса, беренче чиратта, башкорт теле бетәчәк, ди Америка Кушма Штатларының Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче журналист Айгөл Гыймранова-Лион.

«Соңгы арада Татарстан белән Башкортстан арасында аңлашылмаучанлыклар бар. Бу — сәясәт, халык мәнфәгате түгел ул. Татар теленә бетү куркынычы янаса, берәр төрле һөҗүм булса, беренче чиратта, татар теле түгел, ә башкорт теле югалачак. Чөнки татарлар күп, башкортлар аз. Башкортлардан алда Себердәге халыкларның теле бетәчәк. Татар теле дә бетәргә мөмкин, әмма соңрак», — диде ул.

Айгөл Гыймранова-Лион фикеренчә, телне саклауда татар һәм башкорт халкы бергә эш итәргә тиеш.

«Гомумән, соңгы арада милли телләрне саклау авырайды. Бу татар һәм башкорт теленә генә түгел, башка халыкларга да кагыла. Шуңа күрә башкорт һәм татар халкы телне саклау эшендә бердәм булырга тиеш», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк Айгөл Гыймранова-Лионның Америкадагы татарлар һәм башкортлар турында «Мөһаҗирләр» дигән Ютуб-канал ачканын язган идек. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 957

Комментирование запрещено