Хөрмәтле Шәүкәт әфәнде!
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.
Сез 30 елдан артык Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыятендә әгъза булып торасыз. Бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында көрәш бәйгесен оештыруда актив катнашасыз. Дәртле йөрәгегезне көчкә тыеп, чак кына келәмгә көрәшергә чыкмыйча каласыз.
Халкыбыз, милләтебез диеп көчегезне кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.