Күптән түгел генә Фәрхизә Хәсән кызы Юнысова туган телен үстерүгә керткән өлеше өчен «Ал да нур сәс халкыңа» Бөтендөнья башкорт корылтае медале белән бүләкләнде.
Нәрсә соң ул туган тел? Ул — киләчәк кешеләрен үткән буыннар белән тоташтыручы күпер, халыкның характерын билгеләүче күрсәткеч. Анда гореф-гадәтләр, тәҗрибә һәм матурлык чагыла. Фәрхизә Юнысова башкорт телендә рәхәтләнеп сөйләшә, әкиятләр яза. Аның ике китабы басылып чыккан инде. «Мәңгелек әкиятләр» дип аталган җыентыгы хәтта рус теленә тәрҗемә ителгән.
Фәрхизә Хәсәновна, олы яшьтә булуына карамастан, бик актив тормыш алып бара. Ул беренчеләрдән булып туган Ташбулат авылында мәчет төзү мәсьәләсен күтәргән кеше. Мәдәни чаралар оештыру, катнашу, хәтта милли костюмнар тегүдә дә аңа тиңнәр юк.
Фәрхизә ханым язучылык белән 52 яшендә шөгыльләнә башлый. Әле бала чагында ук, апасы сөйләгән әкиятләрне тыңлаганда, үскәч язучы булырга вәгъдә биргән булган. Менә хыялы инде тормышка да ашты.
С.И. Побывко, социаль хезмәткәр.
Большая Глушица районы.
Просмотров: 856