Минем өйнең ашханә бүлмәсен күз явын алырлык натюрморт бизи. Аны дустым Гүзәл Гыйлаҗетдинова әле Самара педагогия университетының 2 курсында укыганда ясап бүләк иткән иде.
Гүзәл ул тумыштан ук сәләтле кеше – рәсемгә төшерәсе әйберләрне матур итеп урнаштыру өчен башта композиция өстендә бик җитди эшли, шуннан соң гына картиналар яза башлый. Бу сәләт аңа бабасыннан – Александр Иванович Басовтан килгән, күрәсең. Мәктәпне тәмамлагач, ул да, бабасы юлыннан китеп, үзенең сәләтенә, җанына якын булган профессияне — рәсем ясау укытучысы һөнәрен сайлый.
Гүзәл Самара өлкәсенең иң гүзәл почмакларының берсе булган Шенталы районында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Самараның социаль-педагогия университетының рәсем сәнгате факультетында укып чыга һәм шәһәрнең шәхси бер балалар бакчасында эшли башлый. Ләкин яшь белгеч андый җиңел генә юлларны эзләүчеләрдән түгел, үзе өчен кызыклы булган иҗат эшенә омтыла.
- Үткән уку елы башында миңа үз мәктәбемә кайтып эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин башта югалып калдым, күптән түгел генә үзем дә биредә укучы булып чабып йөри идем бит… Ләкин авыл мәктәбендә укытучы булу тәкъдимен кире какмадым. Хәер, коллектив та мине яратып кабул итте һәм беренче мәлләрдәге куркуларым тиз арада таралып юкка чыкты, — дип искә төшерә яшь укытучы.
Монда, күптән инде икенче өеңә әверелгән мәктәптә, тәҗрибә тупларга да, профессиянең нечкәлекләрен “эчтән күреп” өйрәнергә дә мөмкин булачак. Педагогия институтында укып чыккан булсаң да, ул бит әле теория генә, ә балалар белән күзгә-күз калу – икенче мәсьәлә.
Менә инде аның укытучы апа булуының беренче елы үтеп тә китте. Гүзәл Җәүдәтовна Шенталының 1 санлы мәктәбендә атнасына 30 сәгать укыта. Шул исәпкә мәктәптән тыш эшләр дә керә. Укытучы үткәргән мәктәптән тыш дәресләрдә балалар атаклы рәссамнар белән танышалар, рәсем ясау серләренә тирәнрәк төшенәләр. Гүзәл Җәүдәтовнаның рәсем дәресләре үзенчәлеге белән аерылып тора. Мәсәлән, берәүләр күмер белән рәсем ясарга өйрәнгәннәр, икенчеләре бармакны буяуга манып искиткеч композицияләр тудыралар.
- Беренче дәресләрдә, әлбәттә инде, бик каушадым. Дәрес идеаль рәвештә узсын өчен, аны минутларга бүлеп укыта идем. Ләкин балалар белән уртак тел тапкач, дәрес өчен бүлеп бирелгән 45 минут бик аз булып тоела башлады, стресс каядыр китте, дәрестән мин дә, балалар да позитив энергия ала башладык. Мин үземне әллә кемгә куймыйм, заман баласы белән аңлаешлы телдә сөйләшәм, шуңа да алар мине ишетәләр, аңлыйлар.
Рәссам профессиясе иҗатка бәйле — һәрвакыт илһам чыганаклары эзләргә, яңа идеяләр уйлап чыгарырга туры килә. Ә бала мие тизрәк эшли икән. Рәсемнең идеясен сөйләп тә бетермисең, башларында көтмәгән яңа караш туа һәм шундук кәгазьдә пәйда була. Укытучыга, аларның яңа төр эшкәртүләренә, интерпретацияләренә карап, шаккатырга гына кала. Балаларның эшләреннән үзең өчен дә күп яңалык алырга була. Димәк, мин аларны, ә алар мине укыта, — дип елмая укытучы.
Хәзерге заман балалары бер ноктага төбәлеп утыручылардан түгел, аларга гел яңа тема табарга, шөгыльләрен еш алыштырып торырга кирәк. Яшь педагог балаларның бу үзенчәлеген күреп алгач, язгы яисә көзге матур көннәрдә табигатькә алып чыга башлый, киң аланнарны, бормалы елгаларны, бөҗәкләр һәм чәчәкләрне ясарга тәкъдим итә. Гүзәл сүзләренә караганда, табигать кочагында ясаган картиналардан ниндидер ихласлык, инсафлык бөрки.
- Миңа дөньядагы иң яхшы кешеләр – балалар белән эшләү бәхете тәтеде. Шуңа дәресне дә гади һәм бала күңеленә ятышлы итеп үткәрергә тырышам, дәрестә сөйләшергә, сорау бирергә рөхсәт итәм. Шулай эшләгәндә, аралашу да җиңеләя, бала дәрестән үзе өчен файдалы булган белем дә алып чыга, сораулары калган булса, китаплардан, интернеттан җавап эзли. Менә шундый иҗади җанлы укучыларны бик яратам мин, димәк, дәресем иясенә ирешкән, бала күңеленә нидер сеңеп калган.
Яшь педагог, “Ел укытучысы-2021” профессиональ осталык конкурсында катнашып, мәктәп абруен якларга да өлгергән. Төньяк округтан катнашкан 50 кешедән округ этабына чыккан 16 укытучы арасында Гүзәл Гыйлаҗетдинова да була. Ул “Яшь укытучы” конкурсы җиңүчесе булып таныла һәм зональ этабында ачык дәрес бирә.
- Әзерлек эшләре бик масштаблы һәм күп көч таләп итүчән булып чыкты. Беренчедән, төп рәсем ясау ысуллары күрсәтелгән семинар үткәрергә кирәк иде. Мин анда уң як ми техникасын кулланырга булдым. Бу техника буенча рәссам образларны ничек кабул итә, шулай ясый да. Икенче сүз белән әйткәндә, бала интуициягә, үзенең хис-тойгыларына таянып эшләргә тиеш. Укучы картинаны теләсә кайсы почмагыннан башларга, рамкадан чыгарга, теләсә нинди пумаланы кулланырга, хәтта бармак белән дә ясарга хокуклы. Мондый рәсем ясау психологик ял бирә, тынычландыра. Майлы буяуларны лачт иттереп кәгазьгә төшергәндә, ни килеп чыгасын үзең дә белмисең бит. Моны, үзенә күрә, психотерапия дип атарга да була, — дип бирелеп сөйли дустым.
Аның өчен конкурсның иң кыен этабы – таныш булмаган аудитория алдында ачык дәрес үткәрү булган икән.
- Нәрсәсен булса да онытып җибәрермен, дөрес итеп аңлатып бирә алмам, дип бик курыктым башта. Аллага шөкер, дәрес бик яхшы үтте. Балаларга яңа ысул бик тә ошады. Без картинаның сюжеты итеп агачка кунган балан чыпчыкларын алдык. Рәсем ясау вакытында буяуларны катнаштыру, фонын сул кул белән ясау ысулы бик ошады аларга. Бөтенесе дә уң куллы балалар булганлыктан, рәсемнәре бик тә үзенчәлекле килеп чыкты.
“Ел укытучысы” конкурсында катнашу үз көчемә ышаныч тудырды. Конкурста үз эшеңне үзең читтән күзәтеп торган кебек тоела башлый, алга баруга, яңа технологияләр кулланып эшләүгә этәрә. Мине бу эшкә рухландырган коллегаларыма, әти-әниемә һәм укучыларыма чиксез рәхмәтләремне җиткерәм, — дип тәмамлады сүзен яшь укытучы.
Алинә ХАРИСОВА.
Шенталы районы.
Просмотров: 894