1 июньдә, Бөтендөнья балаларны яклау көнне, паркларда, скверларда, музейларда, Мәдәният йортларында төрле чаралар оештырыла. Похвистнево районының Гали авылында да җәйнең беренче көнендә «Бердәм Россия» партиясе оештырган «Җәйне футбол тубы белән уздырыйк» мини-футбол турниры ачылды. Ишегалды командалары арасында узачак турнир бөтен өлкәне колачлап, анда берничә мең бала катнашачак.
Ярышларның беренче көнендә Гали авылы стандионында Староганькино, Рысайкино, Старопохвистнево һәм үзебезнең команда очраштылар. Яшь футболчыларны район башлыгы урынбасары Мөдәррис Мамышев, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, мәктәп директоры Фидаил Маннанов сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Уен барышын судья Артур Галиев күзәтте. Гали авылы укучылары, башка командалардан җитезрәк булып, 1 урынны яуладылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз. Тормышыгызда җиңүләр һәм казанышлар тагын да күп булсын, мондый турнирлар ешрак үткәрелсен иде. Турнирда катнашучыларның барысына да уңышлар телибез!
Раилә АСЫЛГӘРӘЕВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 878