«Бердәмлек» газетасыннан, 30 май — 12 июнь, 2021 ел

i

файрушинПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Рәшит Шәрифулла улы Фәйрушинга — 80 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Сине чын күңелдән зур юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Котлы булсын, әти, туган

                                       көнең,

Без барыбыз шушы теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                         йөзең

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Кешелекле бит син, изге

                                         җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

Изге теләкләр белән кыз­ларың, улларың, киленнәрең, киявең, оныкларыңһәм онык­­чыгың.

* * *

?????Похвистнево районы,

Подбельск авылы

Габделмәҗит Сәет улы

Вагыйзовка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, син миңа мәңгелек мәхәббәтем булдың. Без синең белән 50 ел бергә гомер итәбез. Син бик намуслы, мәрхәмәтле, акыллы кеше, балаларга гомер буе үрнәк булып яшисең. Дини гаиләдә туып-үскәнсең, шуңа да авыл халкын да, балаларыңны да һәрвакыт дингә өндисең. Үзең дә беркайчан да, беркемгә дә авыр сүз әйтмичә, Аллаһы Тәгаләгә ышанып, мәчеткә йөреп, күңелеңдә динне саклап яшисең.

Кадерле хәләл җефетем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине 70 яшьлек юбилеең бе­лән котлыйбыз! Син безнең тая­нычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Пар канатлы булып, балаларның, оныкларның игелеген күреп, тату яшәргә Раббым насыйп итсен иде.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы

                                           өчен,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                       чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                   барында.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәридә, улың Марат, кызың Гөлнара, ки­ленең Лилия, киявең Хә­лиулла, оныкларың Дамир, Алия һәм Лилия.

* * *

шайхетдиноваКамышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Гөлзинә Рәис кызы Шәйхетдиновага – 50 яшь!

Кадерле кызыбыз, яраткан әниебез, әбиебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм исәнлек, озын гомер, шатлык, бәхет телибез. Якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде. Бәйрәмнәрең — мөбарәк, табыннарың — түгәрәк, йөргән юлларың — уң, тормышың мул булсын.

Котлы булсын синең туган

                                         көнең,

Без барыбыз якты теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                        йөзең

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Изге теләкләр белән әни­ең Динә, кайнана-әниең Сания, кызларың Лия, Лилия, кияүләрең Илдар, Фаил, оныкларың Эльнара, Эдуард, Юлия.

* * *

Гөлзинә Рәис кызы Шәйхетдиновага!

Кадерлебез! Без сине юби­леең белән котлыйбыз. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Барлык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, киләчәктә дә якыннарың белән язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.

50 яшең килеп ишек ачкач,

Мендем димә яшьлек түренә.

Күңелләрдә калсын яз чуагы,

Гомер үтә диеп сүрелмә.

Изге теләкләр белән апаң Гөлфия, сеңелкәшләрең Гөл­фирә, Гөлзирә гаиләләре белән.

* * *

махмутшинаЧелно-Вершины районы,

Совет Нурлаты авылы

Миннияз Фәттах кызы Мәхмүтшинага – 80 яшь!

Кадерле һәм сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.

Йөрәгеңнең киңлегенә

Сыйганбыз барыбыз да.

Без бәхетле синдәй кеше

Булганга яныбызда.

Ярдәм, киңәш кирәк чакта

Бара синең төпле сүзең.

Күрше-тирә, дус-туганга

Елмаеп тора йөзең.

Изге теләкләр белән бала­ларың, оныкларың, онык­чык­ларың.

* * *

сафиуллина балелу на 29 маяКамышлы районы,

Яңа Усман авылы

Балсылу Шәрәфетдин кызы Сафиуллинага – 85 яшь!

Хөрмәтле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез һәм шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез.

“Әнкәй” диеп әйтер кешең

                                         булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

                                           була,

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен

                                     гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Изге теләкләр белән улла­рың, киленнәрең, онык­ларың, оныкчыкларың.

* * *

Елховка районы,

Тупли авылы

Мәрьям Габделгазиз кызы

Абдулловага – 80 яшь!

Кадерле Мәрьям апа! Зур юбилеең белән ихлас күңел­дән котлап, сәламәтлек, бә­хет, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, якты көннәр телибез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел!

Озын булсын гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң

                                       атсын.

Изге теләкләр белән Надеждино авылыннан Мәсхүт белән Розалия Кыямовлар балалары белән.

* * *

латыповСамара шәһәре,

Зубчаниновка бистәсе

Мингаяз Халикъ улы

Латыйповка – 90 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ал­лаһы Тәгалә сиңа ныклы сәла­мәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Туксан дигән киртәләрне

Бар бит әле үтәсе.

Никадәрле газиз җанга

Бәхет бүләк итәсе.

Утлар, сулар кичтең,

                               батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга,

Чын мәгънәсендә кеше

                                   булганга.

Изге теләкләр белән улың, кызларың, киленнәрең, кия­вең, оныкларың һәм онык­чык­ла­рың.

* * *

бадамшинаПохвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Өммегөлсем Сәүбән кызы

Бадамшинага – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине табигатьнең иң матур чорына туры килгән истәлекле вакыйгаң – юбилеең белән кайнар тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын

                                     йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле

                                             син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Син бит безнең өчен якты

                                           кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Якты кояш һәрчак юлдаш

                                     булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп

                                         үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габдулла, ба­лаларың Минҗәүдәт, Кәү­сәр, Ришат, Җәгъфәр, Рәфыйк, ки­леннәрең, оныкларың һәм оныкчыгың.

* * *

Елховка районы, Идәй

авылында туып-үскән, хәзер

Самара шәһәре, Киров

проспектында яшәүче

Әхтәм Әүхәт улы

Минебаевка – 65 яшь!

Кадерлебез! Без сине их­лас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                               шатлыклар.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                           сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет,

                                         диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сулар кебек еллар аксалар да,

Безнең туганлыкны юалмый.

Маңгайларда сырлар күбәйсә

                                               дә,

Җылы хисләребез югалмый.

Изге теләкләр белән се­ңе­лең Алия, киявең Җәүдәт Аксяновлар.

* * *

гашигуллинКамышлы районы, Яңа Ярмәк авылында туып-үскән, хәзер Сергиевск районы,

Серноводск бистәсендә яшәүче Раил Равил улы

Гашигуллинга – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда да нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз. Син гомер буе безнең өчен тырыштың, безне кеше итү өчен куйдың бөтен көчеңне, шуңа да без сиңа рәхмәтлебез.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер

                                             көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга

Һәрчак изге булды уйларың.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Наилә, кыз­ларың Раилә, Рания, кияү­ләрең Костя, Саша, онык­ларың Камил, Эмиль, Рафаэль, Амелия, Аливия.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Минхәят Әхмәдулла кызы

Исхаковага – 92 яшь!

Кадерле џәм сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаџи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз һәм гомернең кояштай озынын, исән­лекнең корычтай ныгын телибез.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                       иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Безнеңөчен күпме тырыштың

                                             син,

Уйладың син иртән, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                              сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән кы­зың Наилә, улың Рәшит, ки­ленең Юлия, оныгың Рөс­тәм, киленең Миңнур, онык­ларың Гүзәл, Рузалия һәм онык­чыкларың.

* * *

Минхәят Әхмәдулла кызы

Исхаковага!

Кадерле әбиебез, олы ко­дагыебыз! Без сине чын кү­ңел­дән туган көнең белән тәбрик­либез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне, ныклы сә­ламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көн­нәр телибез. Алдагы көннәрдә дә якын­нарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Җир йөзенең бөтен

                             матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең

                                               дә

Иңҗылысын киләәйтәсе.

Сәламәтлек ташламасын

                                             сине,

Џәрбер көнеңүтсен

                               шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа

                             картлыкта.

Изге теләкләр белән оны­гың Гөлия, киявең Ринат, оныкчыкларың Марат, Әмир, кодагыйларың Хәлил, Ләлә.

* * *

Елховка районы,

Мулла авылы

Ингаметдин Исламетдин улы һәм Алия Сафиулла кызы Абдрәхимовларның

бергә гомер итүләренә – 60 ел!

Кадерле әтиебез џәм әние­без, бабабыз һәм әбиебез! Сез­нең гаилә корып яши башлавы­гызга – 60 ел! Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына би­решмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны ур­так­лашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшисез. Без сезгә шушы шатлыклы бәйрәмегез көнендә имин тормыш, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, озын гомер итүегезне телибез. Тормышыгыз тату, күркәм, тигез булсын.

Сезгә булган чиксез

                               хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур

                                   бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Изге теләкләр белән улыгыз Замир, кызыгыз Венера, киленегез, киявегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

* * *

Волжский районы,

Воскресенка авылы

Фатыйх Мөгаллим улы

Субеевка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, тор­мыш бү­ләк иткән, тәрбия биргән өчен рәх­мәт әйтәбез. Сиңа ныклы сә­ла­мәтлек, озын го­мер, гаилә бә­хете, шат­лыклы мизгелләр һәм тор­мышыңда матур тәэсирләр телибез. Бер­кай­чан да картайма, һәрвакыт яшь, шаян күңелле бу­лып кал.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер

                                         көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык

                                       белән

Килеп торсын иде көткәне.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәнүзә, улың Тәлгать, киленең Лилия, кы­зың Зөлфия, киявең Бари, оныкларың Рөстәм, Наилә, Әмир, Ильяс. 

 

 

 

Просмотров: 1481

Комментирование запрещено