Кичә туган авылым - Похвистнево районының атаклы Гали авылында һәм Алькино волестенә керүче күрше Нугай авылларында хаксыз рәнҗетелгән сәяси корбаннарга һәйкәлләр ачу тантанасы узды.
Ошбу җаннарыбызны дулкындыручы чарада Самардан, Похвистневодан мәртәбәле кунаклар килде. Барсы да ошбу һәйкәлләрне ясаттыручы һәм чараны оештыручыларга рахмәтләрен белдерделәр. Аларның исемнәрен әйтеп үтсәк, иншә Аллаһы, бик күркәм булыр. Иганәче — авылыбызның җирләре белән шөгыльләнүче фермер, күршем Камил Исхаков, ошбу изге эшкә мөмкинчелекләр тудыручы — авыл башлыгы Идрис Муллабаев һәм аның кул астындагы ярдәмчесе Кәүсәр Шәйхетдинова. Шәхсән үземнән аларга олуг рахмәтләремне белдерәсем килә, чөнки ул сәясәт корбаннары арасында минем бабам Исламгәрәй Асылгәрәев тә бар иде.
Әлбәттә, сәясәт корбаннарының күпчелеге нахакка рәнҗетелгән. Шуңа күрә без ул тарихи вакыйгаларны онытмаска һәм гыйбрәт алып, бөтен көчебезне шул тарихи афәтнең кире кайтмавына куярга тиешбез!
Сызран шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ.
Просмотров: 1187