Ялгыз нарат

82353Авылымнан ерак түгел
Бар зур булмаган урман.
Ул урманга “Көтү тамыры”
                                          дип
Авыл халкы исем куйган.

Бу урманда, биек булып,
Үскән бер сылу нарат.
Барчасы да сокланадыр,
Шушы наратка карап.
 
Башын иеп, кеше сыман,
Авылга карап тора.
Авыл хәлләре аны да
Борчый һәм
                  кызыксындыра.
 
Озак яшәгән бу нарат,
Күргән ул бик күпләрне.
Сугышларны, ачлыкларны
Кичерелмәс хәсрәтләрне.
 
Күргәндер ул бу җирләргә
Кемнең каян килгәнен.
Монда килеп, бу җирләрдә
Ничек яшәгәннәрен.
 
Еш ул авыл тарихында
Кабатланган янгыннар.
Ул янгыннар китергәннәр
Кичермәстәй кайгылар.
 
Корылык та еш ук булган,
Анысы бигрәк авыр.
Ачлыктан халык кырылган,
Үлеп киткән ярты авыл.
 
Бик авыр булса да хәле,
Халык тагын көч тапкан.
Армый-талмый эшләгән дә
Кабат аякка баскан.
 
Урманда үскән нарат та
Халкым өчен кайгыра.
Шәһәрдә нарат күрсәм дә,
Авылым сагындыра.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1487

Комментирование запрещено