Дөнья кешесе

Безымянный1217 июльдә Самарада Мө­хәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) нәсел дәвамчысы, Коръән тәф­сирчесе, Иорданиядәге Ис­лам фәннәре халыкара уни­верситеты профессоры Абдур­разак әс-Сәгъди булып китте.

Безнең шәһәргә шәехнең беренче тапкыр килүе. Аны тәрҗемәче — Болгар академиясе магистры Абдулвәли хәз­рәт озата йөрде. Мәхәллә ке­шеләре могтәбәр кунак белән Җәмигъ мәчетендә өй­лә намазыннан соң очраштылар. Имам Ильяс Яруллин Инс­таграмдагы аккаунтыннан туры эфир алып барды.

Баш­та вәгазь булды, со­ңында очрашуда катнашучылар бурычка акча бирергә һәм кредит алырга ярыймы, компьютер уеннары уйнарга рөхсәт ителәме, хатынны ничек сайларга, никахта хатын-кызның хәле, аерылышу тәртибе кебек сораулар бирделәр. Шәех җавап биргәндә ислам хокукына һәм шәригать кануннарына нигезләнде.

Кунакның үзенең шәхси тормышына кагылышлы сораулар да күп булды. Шәех Абдурразак әс-Сәгъди Мөхәммәд пәйгамбәрнең 41 буын нәсел дәвамчысы. Аның бабалары һәм бабаларының бабалары барысы да мәшһүр галимнәр булган. Ул  зур гаиләдән, аның 5 ир туганы бар. Алар барысы да ислам мәдәнияте буенча докторлык дәрәҗәсенә ирешкән галимнәр, дөньяның төрле университетларында укы­­талар. Аның 5 улы һәм 5 кызы бар. Әлеге вакытта Абдурразак әс-Сәгъди Казанның ислам институтында һәм Болгарда шәригать фәннәре һәм гарәп теле укыта.

Очрашуда Самара өлкә­се­нең төбәкара Диния нәзарәте рәисе, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да катнашты. Ул шәехка Самарага килүе өчен рәхмәт әйтте һәм очрашуларның дәвамлы булачагына өмет белдерде. Ахырда шәех Самара шәһәре һәм Самара өлкәсе мөселманнары иминлегенә дога укыды.

Безымянный1

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1190

Комментирование запрещено