Сәмәния апага

imageӘнкәбезнең туган сеңелесе -
Сәмәния атлы апабыз.
Хәзер инде иң якыны безгә,
Һәрвакытта аны көтәбез.

Аның да бит шундый елмаюы,
Әнкәйнеке сыман куллары.
Башларымнан мине сыйпаулары,
Әйтерсең лә, без дә — уллары.

Телефоннан һәрчак шалтыраткач,
Иң беренче безне сораша.
Мин тоямын аның җылылыгын
Богырысланнан -  күпме ара аша.

Әгәр инде үзе кайта алса,
Карамыйча эссе челләгә.
Әни кайткан сыман булып китә,
Якты нурлар сибелә өйләргә.

Апаларым тагын күбәү минем,
Ачулана гына күрмәгез.
Сезгә дә бит һәрчак ишек ачык,
Караңгы йөз бездән күрмәссез.

Ә шулай да Сәмәния апа
Әнкәемнең кебек дәвамы.
Бәгерьләрем әрнеп елаганда
Җылы сүзе белән дәвалый.

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1450

Комментирование запрещено