2008 елның әлеге кебек матур җәй аенда Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче Фәһим Сафин каты авырып китә һәм, җәмәгате белән ике баласын калдырып, бакыйлыкка күчә. Унөч ел буе аталарын сагынып искә алган балалары Раил дә, Гүзәлия белән ире Наил дә, якын кешесенә оҗмах рәхәтләре теләп торган хәләл җефете Сания дә аңа Коръән мәҗлесләре укытып, гел искә алып тордылар.
Унөч ел бит! Ялгыз бик тә
кыен,
Үзем белән үзем сөйләшәм.
Өзгәләнәм, күңелләрем
тулып,
Кайчак төштә күреп
эндәшәм…
Андый вакытларда безгә дә авыр була иде, ә әниебез күлмәк итәге белән күзләрен сөртеп төшерергә өлгерми, кабат күз кырыйлары томанлана башлый…
Менә инде әниебез дә вафат. Шундый минутларда башыңа төшкән кайгыларны кичерешү, тормышның якты якларын күрсәтә алучы туганнарың, якын дусларың булу зур бәхет. Аллаһының рәхмәте яусын безнең әниебезне хөрмәт итеп, соңгы юлга озатышырга килгән авылдашларга, туганнарга, дусларга, күршеләргә, мәчет картларына! Барчасына да исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез. Биргән садакаларыгызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Амин!
Әнекәем минем, бәгырькәем,
Килә идем сагынып яныңа.
Хәзер инде кемгә хәсрәтемне
сөйлим, диеп,
Ятим калган кызың юксына.
Сиңа килгәч, әнкәй, яшьле
күзләреңә
Кагыла иде минем иреннәр.
Хәзер инде сагыну хисе
белән
Кабереңә сибелер сиреньнәр.
Әнием, диеп әйтү бәхет
икән,
Син яшәдең безне
кайгыртып.
Әйткән булсам авыр сүзләр,
әнкәй,
Булырмы икән аны
бәхилләтеп.
Рәсемеңне алсам кулларыма,
Ялгыз калганымны онытам.
Кайнар яңгыр тама рәсемеңә
Керфек очымдагы
болыттан.
Мәрхүмәнең улы Раил, кызы Гүзәлия һәм кияве Наил, оныклары исеменнән
Тәлгать ВАҺАҖЕВ.
Просмотров: 2425