Чигүле калфаклар һәм үткен кылычлар

1kVKaaP_O1wИюльдә Т.А.Иванова исемендәге Россия кинематографиясе үзәгенең (Куйбышев ур., 105 йорт) Арт-фойесында Самара губернасының 170 еллыгына багышланган «Поволжский хоровод» декоратив-гамәли иҗат һәм һөнәр осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе ачылды.

Социаль-мәдәни тех­но­ло­гияләр агентлыгы оештырган күргәзмәдә кулдан  чигелгән һәм корамалап тегелгән, туку техникасында башкарылган халык костюмнары һәм сирәк очрый торган борынгы баш киемнәре, керамика, Самара дәүләт мәдәният институтының этномузее фондында сакланган курчаклар коллекциясе халык хозурына куелды. Экспозициягә кергән декоратив-гамәли иҗат һәм һөнәрчелек эшләнмәләре узган гасырда Идел буенда яшәгән халыкларның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыралар. Чарада катнашучы 16 оста арасында безнең милләттәшләребез Миләүшә Завьялова һәм Гөлнара Насыйрова да бар иде. Татар халкының тарихына багышланган стендларда әлеге остабикәләрнең алтын кулларыннан төшкән милли бизәкле түбәтәйләр, алъяпкычлар, энҗе бөртекләре белән бизәлгән кал­факлар, изүләр, сөлгеләр һәм башка бизәнү әйберләре тәкъ­дим ителгән. Палех миниатюралары урнаштырылган витрина экспозициядә аерым игътибарны җәлеп итә торган урыннарның берсе. Биредә төрле сувенирлар урнаштырылган.

Күргәзмәне Социаль-мә­дә­ни технологияләр агент­лы­гының декоратив-гамәли иҗат бүлеге мөдире Светлана Степанова ачып җибәрде. Тан­танага җыелган кунак­ларны сәлам­ләп, Самара дәүләт мәдәни­ят инс­ти­тутының мәдә­ният тарихы кафедрасы доценты Тамара Ведерникова һәм Самара губерниясе халыклары ассоциациясе президенты урынбасары, сәяси фәннәр кандидаты Роман Товченко (рәсемдә) чыгыш ясадылар. «Казарла» шашка белән кисешү федерациясенең Самара бүлеге җитәкчесе Сергей Нестеров башкаруында кылычлы бию һәм Самараның «Бөтен халык байлыгы» иҗтимагый фонды президенты Павел Ко­ровинның үзенчәлекле һәм бик тә моңлы җырлары ча­ра­ның күркәм бизәге булды. Тан­таналы өлештән соң ос­табикәләр чүпрәк курчак ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Теләгән кеше «хәерле хәбәрләр китерүче курчак» ясап, үзенә истәлекле сувенир итеп калдыра алды.

Күргәзмә август ахырынача иртәнге тугыздан кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

1kVKaaP_O1w1RmwhntWgx0 4scR7kLYKsk EgsChVMoJUU htTysGjMuLQ hZVseXoS5Zw LV4AhC3HC9k MIBbFSJYF6U (1) oRLwcKEjC0Q pgyPFBMApL8 Pk4uVe7xWU4 XwI_85PTyTU

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 927

Комментирование запрещено