Алдан күреп атлау серләре

Артем ТуйкинХөрмәтле газета укучыларыбыз «Бердәмлек» татар газетасының шашка һәм шахмат уенына битараф булмавын  абайлап алганнардыр инде. Дөресен әйткәндә, беренче редакторыбыз мәрхүм Рәфгать Нәбиулловичтан башланды бу хәл. Ул үзе дә шахмат сөюче, оста уйнаучы булганлыктан, җае чыкканда, Журналистлар йорты оештырган турнирларда катнашырга, җиңүчеләр турында язып чыгарга ярата иде. “Шахмат уйнаучы кешеләр еракка карап эш итә белә”, — дип әйтә иде ул. Бәлки шуңадыр да танышлары арасында шахмат сөючеләр дә байтак булды.

Быелгы шахматчылар көне алдыннан, Шахмат Федерациясе сайтына кереп, татар фамилияләрен барларга керештем. Алар бик сирәк. Шулай да миңа бәхет елмайды, исемлектә Туйкин фамилиясен күреп, ниндидер горурлану хисе белән Рәфгать Нәбиулловичның күптәнге  дус­тына – Көнчыгыш икътисади-юридик һәм гуманитар фәннәр академиясенең Самара филиалы җитәкчесе Рөстәм Булгыр улы Туйкинга шалтыраттым. Чыннан да, алма агачыннан ерак төшми икән, аның 20 яшьлек улы Артем бик оста шахматчы булып танылып килә. Тик ул әлегә шәһәрдә түгел, җәйге каникулларда археолог һәм тарихчы булган әнисе белән бергә кырда археологик казыну эшләре алып бара. Шулай да Рөстәм Булгыр улы миңа очрашу сәгатен билгеләде. Сүз, әлбәттә, шахмат уены турында гына бармады.

Туйкә батыр нәселеннән чыккан Рөстәм Булгыр улы 1948 елда Башкортостанның Бөре шәһәрендә туган. Әти­сен, укытучылар институтын тә­­мамлаганнан соң, Та­тар­­стан­­ның Балтач районында­гы җиде еллык мәктәпкә эшкә җи­бәрәләр, ә 5 — 6 елдан аны күршедәге Анновка авылы колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Шулай итеп,  Туй­кин­нар­ның  дүрт баласына рус мәк­тәбендә укырга туры килә. Мәк­тәптән соң Рөстәм Башкорт университетының тарих бүлеген тәмамлый һәм дәү­ләт университетының гомуми тарих кафедрасында укытучы булып эшли башлый. 1987 елда Самарага күчеп килә, Тимер юл транспорты инженерлары институтында кафедра мөдире, ә 1998 елдан башлап Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтының (хәзер ВЭГУ академиясе) Самарадагы филиалы директоры вазифаларын башкара. Хәзерге көндә ул ВЭГУ академиясе юри­дик институты профессоры.

- Икенче сыйныфта укыганда ук миңа шахмат җене кагылган иде. Ул вакытта шахмат уены бик популяр иде бит. Әти белән дә, дусларым белән дә шахмат уйнап, ел саен мәктәптә уздырылып килгән шахмат турнирларына әзерлек йөзеннән күнегүләр ясый, шахмат мисаллары чишә идек. Институтта укыганда команда зачеты буенча күп мәртәбәләр чемпион булган кеше мин. Ләкин шәхси зачетта өченче тактадан уза алмадым, чөнки уен техникам бераз авылчарак иде.  Ә менә рус шашкалары буенча 64 шакмак­лы тактада шәхси җиңүләргә дә ирешкәнем булды.

- Гомер буе шахмат уй­ныйсыз икән, димәк, нин­дидер файдасынмы, матур­лыгынмы күрәсездер инде?

- Бервакыт, шулай, миңа сукыр кеше белән уйнарга туры килде. Ә сукыр кеше ул бит кулы белән “күрә”, һәр адымнан соң бөтен шахмат тактасын капшап чыга, фигураларның йө­решен фәкать башында гына тота. Мин аңа мат куйгач та, өч минут чамасы бармаклары белән тактаны капшап йөрде һәм соңында: “Нинди матур мат!” — диде. Тренировкалар вакытында шулай мавыгып китеп, матур уен күрсәтергә дә ярый. Ә команда зачеты өчен уйнаганда, бөтен кагыйдәләрне дә үтәп, тиешле рамкалардан чыкмас­ка туры килә.

Үткән гасырның алтмышынчы елларында Михаил Таль һәм Михаил Ботвинник уенын зур кызыксыну белән күзәткәнебез исемдә. “Правда” газетасы комментарийлар белән һәр партияне бастырып чыгара иде, ә без әти белән һәр адымга анализ ясап, алар артыннан уйнап карый идек. Бер елны Таль җиңгән булса, икенче елда Ботвинник аның гаскәрен тар-мар итте. Менә нинди көчле шахматчылар үрнәгендә тәрбияләндек без! 

Ә шулай да улым Артем мине уздырды. Ул беренче сыйныфтан башлап төрле спорт секцияләренә йөреп карады. Ләкин никтер спортның шахмат төрен сайлап алды. Алтынчы сыйныфта укыганда ук ул мине дә җиңә башлады һәм шуннан соң аңа минем белән уйнауның кызыгы бетте. Бү­ген улым бик яхшы дәрәҗәгә күтәрелде, төрле турнирларда катнаша, призлы урыннар яулап килә, бүлмәсе грамоталар һәм мәдальләр белән тулган. Хәзер инде тормышыбыз балаларыбыз уңышлары белән горурланудан тора. Улымның шахматчы булуына мин бик шатмын. Алдагы тормыш юллары буйлап та уйлап кына, барысын да алдан күреп атлар, дип ышынам.

ТуйкиныАртем Туйкин

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА сөйләште.

«Бердәмлек». 

 

Просмотров: 1054

Комментирование запрещено