20 июльдә Самара өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете хөрмәтенә бәйрәм намазы укылды. Аннан соң күпчелек мөселманнар, гореф-гадәт буенча, корбан суйдылар. Корбан гаете йоласын барыбыз да яхшы беләбездер, дип уйлыйм. Шулай да, Самараның Промышленность урамындагы Иске мәчет имамы Ислам хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очрашып, бу бәйрәмнең тарихын һәм әһәмиятен хәтеребездә яңартуын соралдым.
- Хөрмәтле Ислам хәзрәт, ИД-АЛ-АЗХА, ә халык телендә Корбан гаете дип аталган бәйрәмнең асылы һәм әһәмияте турында сөйләп бирсәгезче.
- Бу көннәрдә ике күренекле вакыйга булуын онытмыйк: гает намазы һәм корбан. Бәйрәм намазы Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә үткәрелә. Гадәттә, бу көнне мәчетләргә җәмәгать белән намаз уку өчен бик күп мөселманнар җыелып килә. Кызганычка, коронавирус сәбәпле, халык быел бик күп булмады.
Корбан гаете өч көн дәвам итә. Бу сүз гарәпләрнең “каруба” сүзеннән алынган. Ул “Аллаһыга якынаю” дигән сүзне аңлата. Аллаһыга бәрән каны кирәк түгел, мөселманнарның тәкъвалыгын һәм ниятен сыный ул. Кешеләр дә корбанны ит өчен түгел, Аллаһы ризалыгы өчен китерәләр. Хәнәфи мәзһәбендә балигъ булган һәм бәйрәм көненә, ашаудан кала, 595 грамм көмеше булган ир-егетләргә корбан чалу ваҗиб.
Бүгенге көндә бөек Корбан көннәрен мөселман өммәте генә бәйрәм итсә дә, бу гамәл үзенең тамырлары белән Ибраһим пәйгамбәргә барып тоташа һәм нәкъ шул чордан башланып китә. Ибраһим пәйгамбәр Аллаһының тугры бер илчесе була. Ләкин аның баласы булмый. Ибраһим пәйгамбәр бу сынауга сабыр итә, әмма өмете дә була. Ул Аллаһыга ялварып, изге бала сорый. Ниһаять, 86 яшендә Ибраһимга Аллаһы Тәгалә олуг сөенеч җибәрә: “Шулвакыт аны итагатьле бала белән сөендердек” диелә “Саффәт” сүрәсенең 101 аятендә. Ләкин Ибраһимның иң авыр сынавы алда була. Төннәрнең берсендә Ибраһим 13 яшьлек газиз улын корбан итүен күрә. Иртән ата үзенең иң җылы хисләре, мәхәббәте белән: “Әй улым, — ди, — төшемдә сине корбан итүемне күрдем, син нәрсә әйтерсең икән?” “Әй, әткәем, нәрсәгә әмер ителсәң, шуны эшлә. Аллаһ теләсә, мине сабырлардан табар”, — дип җавап бирә. Аллаһы әмерен үтим дигәндә генә Раббыбыз Исмәгыйльнең гомерен бер куй белән алыштыра. Сөенүче ата исә, Аллаһ биргән бүләкне алып, аны корбан итә…
- Билгеле, мондый бәйрәмнәр җәмәгатьчелекне берләштерү көченә дә ия?
- Корбан гаете социаль чара ул. Ярлылар ярдәм күрәләр, аерым яшәүче туганнар, күршеләр, дуслар корбан ашларында очрашып, туганлык җепләрен ныгыталар. Кайберәүләр корбан итен мәчетләргә китерәләр, ә аннан ул мохтаҗларга таратыла. Шулай да корбан чалучы итне үзе илтеп тапшырса, яхшырак. Ул ярлы кешенең тормышын күрә, жәлли, тагын да аңа ярдәм итәргә тырыша. Соңгы елларда мәчетләргә яшьләр күп йөри башлады. Ислам – ул белем һәм акыл дине дә. Хаклыкны эзләгән кеше аны, һичшиксез, ислам динендә табачак. Мәчеткә төрле милләт кешеләре килә – татарлар, башкортлар, үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар, төрекмәннәр, хәтта руслар да. Алар барысы да Россия халыклары, димәк, аларның барысы өчен дә мәчет ишекләре ачык, һәм без аларны каршы алырга шат.
- Экспертлар фикеренчә, Россиядә, аерым алганда Самара өлкәсендә, гражданнарның ислам дине белән кызыксынуы сизелә, динебезне тотучылар саны арта бара.
- Әйе, бу шулай. Кемдер ата-бабалары диненә кайта, кемдер ислам динен уйланулар, эзләнүләр аркылы үз итә. Ислам дине — ул бит бөтенесенә дә аңлаешлы дин, кеше мәнфәгатьләрен яклау нияте белән бирелгән. Шуңа да мәчетләребезгә яңадан-яңа кешеләрнең килүен күрәбез. Кайчакта җомга намазына килүчеләр саны мәчет бинасына сыймый, урамнарга ташып чыга. Көн аяз булганда бер эш. Ә кар, яңгыр яуганда нишләргә? Мәчетләр җитешми башлады. Кайчакта кызыгып карыйм: башка диннәрдә гыйбадәт кылу урыннары артыгы белән, ә ислам динен тотучыларга урын җитешеп бетми.
Мәчетләр кешене кеше итеп тәрбияләү урыны булуын онытмаска иде. Динле адәм баласы үз-үзен кайда да кулда тота ала, ачуга, агрессиягә бирешми. Бигрәк тә яшьләр ислам дине йогынтысында сабыр, эшчән, олы буын кешеләрен хөрмәт итүчән булып тәрбияләнәләр. Сүз уңаеннан, Самара өлкәсе мәчетләрендә 5 яшьтән балаларга ислам дине нигезләре, шәригать кануннары белән танышырга мөмкин.
- Үзегез белән таныштырып үтсәгезче?
Мин 1987 елда Самара шәһәрендә динле гаиләдә туганмын. Үземне күпме хәтерлим, шулхәтле дин әһеле булырга хыялландым. Ләкин башта дөньяви белем алырга кирәклеген аңладым. Шулай итеп, программист һөнәрен алдым, берничә ел эшләп, тәҗрибә тупладым, ә үз эшемне ачып җибәргәч, хатыным белән Казанга күчеп киттек. Анда мин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлегенә укырга кердем, ике еллык магистратурада теология фәннәре буенча белемемне арттырдым. Шул вакытта мин мәдрәсәдә укыта идем инде. Мароккога барып, гарәп телен өйрәндем, Египетның Әл-Әзһәр университетында квалификациямне күтәрдем. Самарага кайткач, “Нур” мәдрәсәсендә укыту эше белән ныклап шөгыльләнә башладым, бераздан Иске мәчет имамы итеп билгеләндем.
Гаилә хәленә килгәндә, минем хатыным, өч балам бар. Бурычымны ислам нурын таратуда, гарәп графикасын укытуда, шәригать кануннарына төшендерүдә күрәм. Кеше чын күңеленнән, бер дә шикләнмичә Аллаһының барлыгына, берлегенә ышансын, мәчетләребезгә күбрәк кеше килсен иде, динебезне өйрәнсен иде, Аллаһы юлында булсын иде, дип тырышам.
Әңгәмәдәш — Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.
Просмотров: 1799
рэхмэт хэзрэтВагиз хэзрэт юлыннанИсламюлыыннанбарырга АЛлахнэсип итсен иде Амин