Тольяттиның 5 санлы шәһәр хастаханәсенең югары категорияле табибы Кадрия Фатыйх кызы Гарифуллинага 20 июльдә 70 яшь тулды!
Балачакта Габдрахман Әпсәләмовның романын укып, киләчәктә табиб булырга хыялланган кызчыкның бүгенге уңышларына сокланмаган кеше юктыр. Аның хезмәт сөючәнлеге, үҗәтлеге күпләргә үрнәк булырлык.
Тырыш, максатчан, искиткеч туган җанлы җиңгәбез Кадрия апа Кошки районының Мулла авылында, укытучылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Тумышы буенча Шенталы районының Денис авылыннан булган, Бөек Ватан сугышы ветераны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйх һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Минниса Хәкимовларны авыл халкы бүген дә хөрмәт белән искә ала. Алар биргән төпле белем авылның бик күп балаларына тормышта зур уңышларга ирешергә ярдәм итте.
Кызлары Кадрия дә мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укый. Һәрбер буш минутын китап укуга багышлаган кыз укытучы һөнәрен сайлар, дип көтә ата-ана. Әмма Кадрия, Габдрахман Әпсәләмовның “Казан утлары” журналында басылып чыккан “Ак чәчәкләр” романын укып чыккач, киләчәген табиб һөнәре белән бәйләргә карар кылган була инде. Һәм, мәктәпне тәмамлагач, ул Куйбышевның медицина институтына укырга керә. Икенче курста кыз гистология (медицинаның кеше тәнен хасил иткән тукымаларның төзелешен өйрәнүче бүлеге) фәне белән таныша. Әлеге юнәлеш аңарда бик зур кызыксыну уята. Кадрия гистология фәнни түгәрәгенә йөри башлый. Бу аның белгечлек сайлау юлының беренче баскыча була. Өченче курста укыганда Кадрия СССР студентлары арасында оештырылган фәнни эшләр конкурсында җиңүче дип табыла. Соңрак гистология фәнни түгәрәген җитәкли. Шулай уку һәм фәнни эзләнүләр белән үрелеп барган уку еллары соңгы – алтынчы курска килеп җитә, белгечлек сайларга кирәк була. Бу вакытта Кадрия хирургия буенча субординатура узган, мөстәкыйль рәвештә дистәләгән операция уздырган, бик катлаулы операцияләр вакытында ассистент буларак катнашкан шактый тәҗрибәле табиб була инде. Ләкин ул фәнни тикшеренүләр юлын үз итә. Моның өчен патологоанатом белгечлеген сайларга туры килә һәм юллама буенча эшкә Кострома өлкә хастаханәсенә җибәрелә. Анда ике ел эшләгәннән соң, Сәламәтлек саклау министрлыгы Кадрияне Тольяттиның 5 санлы шәһәр хастаханәсенә билгели һәм менә инде 45 ел буе ул шунда хезмәт итә.
Паспорттагы яше байтак булса да, аның күңеле яшь, яшәү дәрте, энергиясе ташып тора, Аллага шөкер. Яман шөшләр табигатен өйрәнү белән бәйле һөнәре бик катлаулы, бертуктаусыз эзләнүләр, белем арттыруны таләп итә. Кадрия апабыз әле дә эшен ташларга җыенмый. Ул туплаган белемен, тәҗрибәсен халык сәламәтлеген саклауга юнәлтергә ниятли, фәнни симпозиумнарда, конференцияләрдә актив катнаша. Ул Тольятти гына түгел, Жигулевск, Новокуйбышевск тирәсендәге хастаханәләргә дә бердәнбер белгеч. Аны хезмәттәшләре дә бик яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Җиңгәбезнең ярты гасырлык хезмәт юлында алган казанышлары Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бәяләнгәннәр. Россиянең сәламәтлек министры тарафыннан бирелгәне бигрәк тә кадерле.
Әмма Кадрия апабыз үзенең иң зур казанышы итеп өч баласын саный. Абыебыз Өлфәт белән алар ике малай һәм бер кыз үстерделәр. Кызганычка, абыебыз бу якты дөньядан бик иртә – 45 яшендә бакыйлыкка күчте. Шуңа күрә өч баланы аякка бастыру тулысынча җиңгәбез җилкәсенә ятты. Балалары Наил, Ринат һәм Динарага ул югары белем алып, лаеклы кешеләр булып яшәрлек тәрбия бирде. Хәзерге вакытта алар өчесе дә үз ояларын корып, мөстәкыйль тормыш алып баралар. Ринат һәм Динара гаиләләре белән Мәскәүдә яшиләр, берәр кыз үстерәләр.
Абыебызның безнең арадан китүенә инде 25 ел үтсә дә, Кадрия апа безнең белән тыгыз аралашып яши. Балаларыбыз да бик тату, һәрдаим хәбәрләшеп торалар. Туганлык җепләрен саклауда, әлбәттә, җиңгәбезнең өлеше бик зур. Моның өчен барлык туганнар исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Килен булып төшкән көненнән ул безнең өчен туган апабыз кебек булды. Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, кунакчыл иде. Хәзер дә шулай. Нинди генә сорау яки проблема белән мөрәҗәгать итсәк тә, беркайчан да кире какмый. Җиңгәбез оештырган бәйрәм табыннары да бездән башка узмый. Безне шулай хөрмәтләп, зурлап яшәгәне өчен Аллаһының олы рәхмәтләре яусын Кадрия апабызга. Киләчәктә дә шулай тату булып, озак еллар бергә яшәргә насыйп булса иде. Без аны бик яратабыз һәм олы юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Кадерле Кадрия апа! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, озын гомер итүеңне телибез. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәргә язсын сиңа Ходай!
Һәр яңа көн бәхет алып
килсен,
Алсу таңнар күмсен
шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын
йөрәгеңдә,
Картаерга бер дә ашыкма.
Бергәләшеп әле бик күп
тапкыр
Үткәрербез туган
көннәрне.
Җитмеш кенә түгел, сиксән
бишне,
Туксан бишне, хәтта
йөзләрне.
Барлык туганнар исеменнән каенсеңелең Гөлсинә балалары белән.
Просмотров: 2010