Татарларда кунакта

IMG_20210730_151257 30 июльдә Самараның Петр Алабин исемендәге музеенда Алабуга дәүләт музей-тыю­лыгы оештырган күчмә күр­гәзмә ачылды.

“Татарларда кунакта” дип аталган проект – татар милли мәдәниятенең төрле якларын чагылдырган гүзәл энциклопедия. Әлеге күргәзмәдә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында кулланышта булган этнографик материаллар, Россиядә һәм чит илләрдә иҗат итүче танылган рәссамнарның иҗади эшләре һәм халкыбызның йөзгә якын декоратив-гамәли сәнгать әйберләре җыелган. Анда та­тарларның көндәлек һәм бәй­рәм киемнәрен, көнкүреш кирәк-яракларын, хезмәт һәм музыка коралларын, савыт-саба һәм өй җиһазларын гына түгел, буяулар урынына нефть кулланып ясалган картиналарны һәм ике метрлы агач шүрәлеләрне дә күрергә була. Андый эксклюзив әйберләр олы яшьтәге кешеләрдә дә, балаларда да зур кызыксыну уяталар.

Һәр милләт үз халкының гасырлардан килгән әхлак ка­гыйдәләрен, гореф-гадәт­ләрен, йолаларын, авыз иҗатын ка­дерләп сакларга тырыша. Һәр халыкның үзенә генә хас булган аерым бизәге дә була. Татар символы булган лалә чәчәге тукымада да чигелә, киезгә дә басыла, төсле күн читекләрдә, чүәкләрдә, мендәрләрдә һәм панноларда да үз урынын таба. Зәркан бизәкле алкалар, чулпылар, яка чылбырлары, хаситә, беләзекләр дә милли бизәкләргә бай.

Татар халкының декоратив-гамәли сәнгатендә график эшләр дә ят әйбер түгел, әлеге күргәзмәдә дә алар зур урын алып тора. Гарәп графикасындагы катлаулы язу ысулы белән башкарылган шәмаилләр дә һәр татар өенең күрке булып торырлык. Ә бу күргәзмәдә заманча ясалган берничә шәмаил дә бар.

Экспонатлар һәм картиналар тамашачыны, татар хал­кының йолалары, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты белән таныштыра-таныштыра, бала чагына, туган якларына алып кайта, Татарстанның истәлекле урыннары белән очраштыра. Осталарның иҗат чыганагы да гади һәм ихлас халык сәнгатеннән башланадыр. Шуңа күрә самаралылар хозурына тәкъдим ителгән экспозиция һәрбер тамашачыга якын һәм кадерле.

Әлеге күргәзмәне ачу тантанасы да Самара татарлары өчен чын бәйрәм булды. Чараның рәсми өлешен Самара өлкәсенең Алабин музее директоры Андрей Кочетков башлап җибәрде һәм беренче сүзне “Дуслык” оешмасы вице-президенты Мин­әхмәт Хәлиулловка тапшырды. Ул үзенең чыгышында күргәзмәне оештырган Алабуга тарих һәм архитектура музей-тыюлыгы вәкилләренә һәм кабул итүчеләргә — Алабин музее хезмәткәрләренә, рәхмәт сүзләре әйтте, Җир шарының төрле материкларында яшәүче татарлар арасында элемтәләрне ныгытырга һәм сакларга кирәклеген билгеләп үтте. “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов та, оештыручыларга күргәзмә өчен рәхмәт әйтеп, алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде. Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров Самара татарларының туган якны өйрәнүгә зур әһәмият бирүен ассызыклады. Ул кунакларга “Самар татарлары” журналын бүләк итте һәм басманың бу юнәлештәге казанышларын билгеләп үтте.

Тантана татар җәмә­гать­челеге арасында таныл­ган җырчылар — аталы-кызлы Ис­кәндәр һәм Альмира Сәе­товлар, “Идел” татар халык эстрадасы ансамбле һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Мид­хәт Әминов, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Зур экраннан Татарстанның туристик һәм икътисади потенциалы, төп сәнәгать пред­приятиеләре һәм әйдәп баручы музейлары турында видео күрсәтелде.

IMG_20210730_150026IMG_20210730_150119 IMG_20210730_151257 IMG_20210730_151540 IMG_20210730_155208 IMG_20210730_155744 IMG_20210730_161755

Тантана ахырында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының “Хәтер музее” мөдире Роза Ибраһимова күргәзмә буенча экскурсия үткәрде. Экспозицияне карагач та әле тамашачылар таралышырга ашыкмады. Алар Роза ханыма сораулар яудырып, Алабуганың истәлекле урыннары һәм музейлары, читек һәм түбәтәйләрне кайдан алып булуы, агач Шүрәлеләрне ясаучы осталар турында сораштылар. Музей мөдире “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде.

- Роза ханым, әлеге күргәз­мә Россиянең биш төбәгендә узган икән инде. Самара та­тар­лары сезне ничек каршы ал­ды? Башка төбәкләрдә яшәү­че татарлардан аерма бар­мы? 

- Самара татарлары искиткеч кунакчыл, киң күңелле халык. Бүгенге тантанага җыелган халык саны аның милли мәдәнияте, тарихы белән нык кызыксынуы турында сөйли. Мин “Яктылык” укучылары чыгышын карап бик тә шатландым. Яшьләргә шундый күркәм тәрбия бирүче ата-аналарга, укытучыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Өлкә татарларының бердәмлеге, татулыгы нык сизелә. Афәрин! — дип хисләре белән уртаклашты Роза ханым.

Күргәзмә 29 августка кадәр Самара шәһәре, Ленинская урамы, 142 йорт адресы буенча урнашкан Алабин исемендәге музейда эшен дәвам итәчәк. Искәртеп үтәбез, дүшәмбе – ял көне. Билет бәясе 150 сум. Ә балалар, студентлар һәм пенсионерлар өчен 100 сум гына. Килегез, күрегез, сокланыгыз.

Белешмәләр өчен телефон: (846) 333-64-23 (П.Алабин исе­мендәге музей).

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1172

Комментирование запрещено