«Түбәтәй» хуҗасы Солтан Сафин туган авылында дини укулар оештырды

i (1)Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеттә җәйге дини укулар үтте. Дәресләрне Казан каласыннан кайткан практикант — авылдашыбыз, “Түбәтәй” хәләл тиз туклану челтәрләрен нигезләүче һәм аның җитәкчесе,  «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте Солтан Эдуард улы САФИН алып барды.

Егерме бер кеше (җидесе — мәктәп укучылары) дин сабакларын үзләштерде: гарәп графикасын, намаз шартларын өйрәнде, әхлак дәресләрен укыды. 

Уттай урак өстендә вакыт табып, дини укуларга килеп, белем алучыларга Солтан Эдуард улы бик тә рәхмәтле.

i (1) i (2) i (3) i (5) i (6)

Әйтергә кирәк, Рамазан аенда практикант егет мәчетебездә тәравих намазларын да алып барды. Казан каласында 21 кеше арасында Коръән уку буенча үткән бәйгедә авылдашыбыз беренче урын алды.

Солтаныбыз, без сине тагын да мәчетебездәге дини укуларда көтеп калабыз һәм  хәерле уңышлар телибез.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 990

Комментирование запрещено