Сез кайчан да булса Инстаграмда бүләкләр уйнатуда катнашканыгыз бармы? Кайчан да булса берәр нәрсә оттыгызмы? Әллә моны алдашу гына дип уйлыйсызмы?
Бәлки кайсы да булсы сайтларда алдашу да бардыр. Ә менә Елховка районының Тупли авылында яшәүче актив язылучыбыз Зәйнәп Шәрапова, беренче тапкыр гивта (Инстаграмдагы конкурста) катнашып, төп призны — Болгардагы биш йолдызлы SPA-отельгә юллама оту бәхетенә иреште. Аны танылган Татарстан блогеры уйнаткан иде.
- Җиңүгә өметләнмәгән идем. Шуңа күрә җиңүчеләрне игълан иткән турыдан-туры эфирны да карап тормадым. Бу дөньядагы бар нәрсә дә, шул исәптән могҗизалар да, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән генә була. Һәм аңа барысы өчен дә рәхмәтле булырга кирәк! Хәбәр алгач, әлбәттә, бик шатландым һәм шатлыгымны якыннарым белән дә уртаклаштым.
Бүләк бик шәп! Мин берничә ел элек бу әкияти кунакханә аккаунтына язылган идем. Бер барып күрәсем, рәхәтләнеп ял итәсем килде, — дип күптәнге хыялы белән уртаклаша Зәйнәп ханым.
Призны акчалата бүләккә дә алыштырырга мөмкин булган, ләкин Зәйнәп Шәрапова юлламаны сайлаган һәм инде июль ахырында үзенең хыялы белән очрашуга барачак.
Могҗизаларга ышанып яшик, һәм, бәлки, хыялларыбыз да тормышка ашачак!
Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.
Просмотров: 962