Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә өч фильм күрсәтеләчәк

news_33998Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре һәм аларга багышланган чаралар узачак. Коронавирус пандемиясе чикләүләр белән бәйле рәвештә, быел бәйрәм чаралары саны кыскартылган.

«Матубгат.ру»га билгеле булганча, 15 август көнне программа кысаларында Татар мәдәнияте үзәгендә фильмнар күрсәтү каралган. Анда фильмны төшерүчеләр катнашачак.

Беренче фильм “Мәхәббәт аурасы” дип атала. Ул язучылар Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр ханымга багышланган.

Тамашачыларга тәкъдим ителәчәк тагын бер фильм «Иске сугышчы» — бу кыска метражлы фильм белән режиссер Сергей Батаев 2018 елда беренче тапкыр чыгыш ясады. Бу фильмдп СССРның халык артисты Владимир Этуш үзенең соңгы ролен уйнады.

Тагын бер фильм «Балык белән көрәшү» дип атала. Әлеге фильм режиссерның автобиографиясенә нигезләнеп, бер гади авыл гаиләсенең олылар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләренә нигезләнгән.

Кино карарга килергә теләк белдерүчеләр алдан ук, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында теркәлергә тиеш.

Кино күрсәтү чарасы 16.00 сәгатьтә башлана.   

matbugat.ru

Просмотров: 660

Комментирование запрещено