Яңа мәхәлләгә нигез салынды

БезымянныйШушы көннәрдә Самара­ның Стройкерамика бистәсендә Смышляевка җирлегендә мә­чет төзү мәсьәләсе буенча администрация башлыгы Вячеслав Брызгалов белән очрашу узды. Сөйләшүдә Смышляевка халкы, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров катнаштылар.

Волжский районында мә­хәллә булдыру һәм мәчет төзү биредә ислам динен то­ту­чыларның күпләп яшәве бе­лән аңлатыла. Район администрациясе дә мәчеткә урын бүлеп бирүдә ярдәм итәргә әзер. Әлеге җыелыш та мәхәллә төзү, аның рәисен һәм учредительләрен сайлау, мәчет төзү өчен урын алу максатыннан оештырылган иде.

Диния нәзарәте идарәче­се Наил хәзрәт Сөләйманов мә­хәллә ачу кагыйдәләрен һәм гамәлдәге законнар та­ләп­ләрен аңлатып бирде, мө­селман дини оешмасының Ус­тав өлгесе белән таныштырды. Шулай итеп, Совет рәисе итеп Искәндәр Арсланов сайланды, ә учредительләр булырга җирле ун кеше ризалашты. Смышляевка җирлеге башлыгы Вячеслав Брызгалов мәчет төзү өчен берничә мәйданчык тәкъдим итте. Талип хәзрәт Яруллин региональ Диния нәзарәтенең өлкә мөселманнарын берләштерүче бердәнбер оешма булуын искәртеп, яңа мәхәллә ачуда, документларны рәсмиләштерү һәм теркәү эшләрендә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Мөфти, җыелышта катнашучыларга рәх­мәт әйтеп, мәчет якын арада төзелә башлар, дигән ышаныч белдерде. Очрашу ахырында «Ялкынлы яшьлек» ансамбле халыкка иҗади бүләк ясады.

Руслан МОСТАФИН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 3502

2 комментариев

  1. О Аллах облегчи им начатое дело, очень не хватает мечетей!

  2. куанычлы хэбэр