5 августта «Татар-Информ» агентлыгы уздырган онлайн матбугат конференциясендә быел көзен уздырылачак җанисәпкә Самара өлкәсе татар активистларының мөнәсәбәте тикшерелде.
Чараны алып баручы Рәмис Латыйпов һәм Татарстанда чыгып килүче вакытлы матбугат чаралары хәбәрчеләренең сорауларына Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе директоры, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Радик Газизов, «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов һәм Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров җавап бирделәр. Журналистларны татарларның милли үзаңын күтәрү юнәлешендә төбәктә нинди эшчәнлек алып барылуы, җанисәп адыннан нинди проектлар тормышка ашырылу мәсьәләләре кызыксындырды.
- Самараның ”Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре икенче – унберенче сыйныфларда атнасына уртача өчәр сәгать укытыла. Балалар саны да елдан-ел арта бара. Быелгы уку елында безнең мәктәптә алты йөзгә якын бала белем алачак. Тагын да күбрәк булыр иде, ләкин гариза язучыларның барысын да кабул итә алмыйбыз, урын юк. Үткән уку елыннан башлап, ике сменага күчтек инде, — дип башлады сүзне мәктәп директоры Радик Газизов. Аның сүзләренә караганда, мәктәпкә катнаш гаиләдә үсүче балалар да йөри. - Чөнки аларны бирегә татар каны китерә. Без моңа шатланабыз гына. «Яктылык» мәктәбе укытучыларының барысы да татарча белә. Нинди фән укытучысы булуына карамастан, барысына да татар телен камил белү шарт. Моннан тыш, мәктәптә оештырылган барлык чаралар да татар телендә уза. Өстәмә белем бирү программасы кысаларында укучылар гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны өйрәнәләр. Балалар татар көрәше, милли бию түгәрәкләренә йөриләр. “Йолдыз” бию ансамбле татар халык биюләрен бөтен Россиягә таныта, дип әйтергә була, чөнки илкүләм бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулап киләбез, — дип мәктәп эшчәнлеге белән дә таныштырып үтте Радик Рәвгатович.
Җанисәпкә кагылышлы проектлар турында Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров: “Быел Самара шәһәрендә яшәүче татарлар санын алу эшен башлап җибәрдек. Шәһәрнең аерым микрорайоннарында, татар җанлы кешеләрне җыеп, актив эшли торган төркемнәр булдырдык. Алар үз микрорайоннарында яшәгән татарларны санап, безгә хәбәр итәләр. Шул рәвешле без микрорайоннарда яшәүче татарларның санын беләбез”, — дип сөйләде. Аның сүзләренчә, төгәл саннар әлегә билгеле түгел.
Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов быелгы җанисәптә төбәк татарлары саны артыр, дип фаразлый. «Һәр имам шәхси журнал алып бара бит. Мәхәлләдә күпме өлкәннәр, күпме яшьләр яшәве исәптә тотыла. Статистика уңай. Элек Самара өлкәсендә 130 меңгә якын татар исәпләнсә, бу җанисәптә 160 меңгә җитәрбез, дип торабыз. Быелгы җанисәпкә зур өметләр баглыйбыз. Әлхәмдүлилләһ, бездә туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. Бүтән җирләрдә киресенчә, ә бездә менә шулай».
- Күпләрне борчыган проблема — татарларның мишәр, типтәр, болгар кебек вак төркемнәренә бүленүе, — диде Рәмис Латыйпов. — Самара татарлары арасында мондый күренеш бармы?
- Самара татарлары арасында андый проблема юк, әлхәмдүлилләһ. Биредә төрле өлкәләрдән килгән татарлар яши, һәрберсе үз диалектында сөйләшә. Без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, тамырларыбызда татарның ниндирәк каны акса да, үзебезне татар дип санап, туганнарча яшәп ятабыз. Күрше төбәкләрдә бу хакта ыгы-зыгылар чыккалаганга бик тә кайгырабыз. Мишәрме без, типтәрме, мөһим түгел. Беренче чиратта, без – татарлар! Башкортлар белән дә ярдәмләшеп, шатлыкларыбызны бүлешеп, дус яшибез. Аларны аерып карау безнең өчен бөтенләй тузга язылмаган күренеш булып тоела, — дип аңлатты Расих хәзрәт Вакказов. Радик Газизов һәм Ленар Сабиров та аның фикерен хупладылар. Самараның татар иҗтимагый оешмалар активистлары татар халкын татулыкка, бердәмлеккә өндәделәр.
Очрашу ахырында җанисәп алуда татар матбугаты роле турында да сорау булды. Самара активистлары Татарстан газета-журналларын яздырып алып даими укып барулары турында әйтеп үттеләр, матбугат чаралары аша гади татар гаиләсенең авторитетын күтәрергә, телевидениедә тәрбияви тапшырулар санын арттырырга кирәк дигән тәкъдимнәр керттеләр.
Тик өлкә татар матбугат чараларын гына искә алучы булмады. Ә бит Самара татарлары күбесенчә өлкә “Бердәмлек” татар газетасына языла һәм безнең газета аша тел, милли мәгариф, әдәбият һәм сәнгать проблемалары һәм казанышлары белән танышып бара. Төсле һәм күләмле “Самар татарлары” җурналы да өлкә татарлары проблемалары, кеше язмышлары, тарихи очерклар һәм күңелгә үтәрдәй эсселар белән даими куандырып тора. Татар җәмәгатьчелегенең җанисәп буенчамы, яисә башка проблема буенчамы әйтер сүзе бар икән, рәхим итеп язып җибәрегез, җирле татар матбугаты бастырмыйча калмас һәм халыкка тизрәк җиткерер иде. Шулай бергәләп эшләгәндә без татар гына түгел, бердәм татар да булыр идек.
Венера ГАЛИМОВА.
Кайтаваз
Бу очрашуны оештырырга ниятләгәндә, «Татар-Информ» агентлыгы Самара татарларының тормышы, хәл-әхвәлләре, булган проблемалары, җәмгыять оешмаларының халкыбызның милли үзаңын күтәрү өстендә эшләгән эшләре, җанисәп алдыннан үткәрелгән махсус чаралар турында ишетергә теләгәннәрдер, мөгаен. Ләкин ике арада менә шундый эчтәлекле, саллы сөйләшү килеп чыкмады. Кызганычка, безнең самаралылар күбесенчә «Яктылык» мәктәбе, Зубчаниновка бистәсе мөселманнарының тормышы турында хәбәр җиткерү белән чикләнделәр.
Ә бит җанисәпкә әзерләнү — ул ярты елмы, ике аймы калгач аңлату чаралары үткәрү генә түгел. Ул — дистәләгән еллар буена халык арасында уздырылган мәдәни-агарту һәм туган телне саклап калу, үстерү нияте белән башкарган төрле чаралар. Әлеге юнәлештә гаиләдә милли һәм дини йолаларыбызны саклау һәм шуңа охшашлы башка гамәлләр күбрәк файда һәм нәтиҗә бирә, әлбәттә. Утыз бер ел элек беренче булып оешкан «Туган тел» татар җәмгыяте, аннан соң да бер-бер артлы ачылган өлкә, Самара, Тольятти, Сызран шәһәрләре милли-мәдәни мохтариятләре, «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, татарлар күпләп яшәгән районнарда барлыкка килгән милли җәмгыятьләрнең җирле хакимиятләр белән бергәләшеп эшләгән эшләре бихисап. Шушы дәвердә татар тормышы тамырдан үзгәрде. Без, Самара татарлары гына, өлкә үзәгендә милли мәктәп ача алдык, бездә генә шундый журнал чыгып килә, утыз беренче ел инде «Бердәмлек» өлкә татар газетасы армый-талмый халкыбызга хезмәт итә. «Ялкынлы яшьлек» һәм «Ак каен» ансамбльләре бу хезмәтне бездән дә иртәрәк башлаганнар иде.
Татар үзаңын торгызу юнәлешендә башкарган эшләр турында күп сөйләргә була. Бәлки, Татарстан журналистлары да шундый сөйләшүгә өметләнгәндер. Әмма элемтәнең бу очында утырганнар күпкырлы, күптарафлы эшебез турында кисәкләп, ертып-ертып кына сөйләп биргәч, Казандагылар Самара ягында әллә ни эш тә эшләнми, дип уйламадылармы икән, дигән сорау борчуга салды. Ә тарихи мирасыбызны кайтару эшләре буенча сорауларга биргән җаваплар мине бөтенләй хәйран калдырды. Кызганыч!
Шамил ГАЛИМОВ, милли хәрәкәттә 1987 елдан бирле катнашучы,
Самара татарларының тарихи-мәдәни проектлары кураторы,
Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы.
Просмотров: 1366