Август башында губернатор Дмитрий Азаров, туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар белән очрашып, төбәкнең истәлекле урыннарын торгызу һәм төзекләндерү, туристларны җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, архитекторлар, уфологлар һәм блогерлар катнашты. Очрашуга татар җәмәгатьчелегеннән “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонд җитәкчесе Гомәр Батршин, “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм тарихчы Шамил Галимов чакырылганнар иде.
«Самарада туып-үскән кеше буларак, бу минем өчен бик мөһим тема. Без өлкә кунакларын гүзәл табигатебез, тарихи урыннарыбыз, танылган шәхесләребез белән таныштыру, күңелләрендә якты хатирәләр калдыру турында уйланырга тиеш. Самара халкы да туган ягының тарихын, төрле чорлар мәдәниятен белергә тиеш», — дип ассызыклады губернатор. Аның фикеренчә, кешеләрне табигать матурлыгы яисә әһәмиятле урыннар гына түгел, шуңа бәйле әкиятләр һәм риваятьләр дә җәлеп итә. Шуңа күрә очрашуда Жигули таулары мифологиясен, тарихи документларда тасвирланган һәм буыннан-буынга тапшырылып килгән серле фактларны өйрәнүчеләр дә фикер алышуда катнаштылар.
Дөрес, төбәктә туристлык тармагын үстерү программасы болай да шактый уңышлы эшләп килә. Узган елда гына да, пандемиягә карамастан, Самараның тарихы һәм уникаль табигый матурлыгы белән 1,3 миллионнан артык кеше танышкан. 2019 ел белән чагыштырганда, үсеш 10 процент чамасы. Эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә юнәлтелгән 14 проект федераль грантлар конкурсында җиңүче булып танылган. Ә «Самарская Лука» проекты экологик туризмны үстерү буенча бөтенроссия конкурсында 10 җиңүче санына керә алган.
Утырышта катнашучыларга Светёлка тавы, Переволоки һәм Ширяево авыллары, Зәңгәр күл кебек даны еракларга таралган истәлекле урыннарны төзекләндерү буенча берничә проект тәкъдим ителде. «Канатлы барс» монументы урнашкан Попов тавына кадәр яхшы автомобиль юлы җәелергә тиеш, дигән фикер дә яңгырады.
- Светёлка тавы — тарихи яктан иң әһәмиятле урыннарның берсе. Иван Грозный заманында биредә каравылчы калкулыгы булган. Светёлка тавы тарихы бу җирләр белән Орлов-Давыдовлар идарә иткән чордан — 1840 елдан башлана. Нәкъ менә шул заманда 18 метрдан югарырак күзәтү мәйданчыгы төзелгән. Бу урынны тәртипкә китереп, туристлар маршруты оештырасы иде, — дигән тәкъдим белән чыкты туган якны өйрәнүче Наталья Ковалец — Волжский Утес бистәсенең Мәдәният йорты мөдире.
Ильяс Шәкүров Муром шәһәрчеге өчен туристик проект эшләргә тәкъдим итте. «Муром шәһәрчеге Мәскәүдән дә, Казаннан да өлкәнрәк. 1400 гектарның бары тик өч проценты гына казылган һәм өйрәнелгән. Масштаблы тарихи объектларның бер өлеше булган туристик урыннарга кызыксынучыларны җәлеп итү җиңелрәк, минемчә. Ерак түгел генә Болгар, Биләр музей-тыюлыгы кебек танылган тарихи объектлар бар инде. Муром шәһәрчеге дә нәкъ менә борынгы Болгар шәһәрләренең берсе ул. Монда «Золотое кольцо» туристлык маршруты белән охшаш маршрут эшләргә кирәктер, дип уйлыйм», — диде ул.
Тарих фәннәре докторы, профессор, Самара университетының Россия тарихы кафедрасы мөдире Петр Кабытов та бу идеяне хуплады. Аның фикеренчә, Муром шәһәрчегеннән хәзер үк ачык һавада музей ясарга була. «Дөрес, хәзерге вакытта анда археологик тикшеренүләр, казу эшләре бара. Белгечләр, археологлар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр белән бергә әлеге урынны популярлаштыру өстендә эшләргә кирәк. Тарих белән кызыксынучы туристларда Муром шәһәрчеге кызыксыну уятачагында беркем дә шикләнми, дип уйлыйм. Әлеге тарихи урын – Самара өлкәсенең хәзинәсе», — диде профессор.
Очрашуда катнашучылар өлкәнең Сергиевск районындагы Зәңгәр күл тирәсен төзекләндерү турында да фикер алыштылар. Бу хакта «Дисплей-АРТ» проекты җитәкчесе Андрей Жуков сөйләде. Ул Сергиевск районының өч табигый һәйкәлен — Зәңгәр күл, Биек Тау һәм минераль су чыганакларын берләштерү һәм төзекләндерү планын тәкъдим итте. «Проект туристлар өчен дә, бизнес өчен дә кызыклы булырга тиеш. Без бу проектка шәхси инвестицияләр җәлеп итүне бик кирәк, дип саныйбыз. Күл тирәсендә кемпинг-парк һәм төрле сезоннарда су асты йөзүчеләре өчен җиһазлар прокатлау пункты оештырырга планлаштырабыз. Туристлар Зәңгәр күлдә дайвинг белән ел әйләнәсендә шөгыльләнә ала, чөнки күл туңмый һәм ел дәвамында суның температурасы 6-8 градус тәшкил итә», – дип билгеләп үтте ул.
Очрашу ахырында Дмитрий Азаров катнашучыларга инициативалары һәм идеяләре өчен рәхмәт белдерде һәм өлкәнең әһәмиятле урыннарын үстерүгә караган даими эшләүче махсус совет булдырырга тәкъдим итте. «Безнең очрашулар бик файдалы. Бүгенге фикер алышуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Төбәкнең истәлекле урыннарын һәм туризмын үстерү буенча яңа тәкъдимнәрегезне көтәм», — дип йомгаклады төбәк җитәкчесе.
Самара өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Просмотров: 897