
Иске Ярмәк авылы.
Әхмәтҗанов Фәһим белән Кәримова Флёра безнең бишебезне дә өйләребездән җыеп, үзебезнең Иске Ярмәк авылы хастәханәсенә алып килделәр. Аннан соң Камышлыдан шофер Фәтхетдинов Халик һәм соцхезмәткәр Дәрҗеманова Зөлия ярдәме белән, ипләп район шифаханәсенә дә юл тоттык.
Шифаханәдә бик ярдәмчел хезмәткәрләр каршы алдылар. Аларны күргәч, бар чирләребез онытылды. Мөнирова Әкълимә Бакыйровнага, терапевт Ермолаева Равилә Габделхаевнага, күз табибы Абдулова Лилия Галимулловнага, шәфкать туташы Резедәгә, кан алучы медперсоналга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Барысына да исәнлек, бәхет телибез.
Фәния ГАЙФУЛЛИНА, Рәисә ӘСӘДУЛЛИНА, Әминә ӘСӘДУЛИНА, Хәлимә ВӘЛИТОВА, Әсфән САППАРОВ.
* * *
Тормышыбызны бизәп, ямьләндереп торган сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерле кешеләребез — күршеләребез Илшатка һәм Венерага рәхмәт хаты язасыбыз килде. Безгә кыен чакта ярдәм кулы суздылар, чирләп алгач, хәлне белеп тордылар.
Яшик әле бергә, матур яшик,
Гомерләр бит бер бирелә.
Киләчәктә дә шатлыкта, куанычта яшәргә язсын сезгә,
балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергә.
Тормышыбыз юлында көч биреп торганыгыз өчен чиксез шатлыклар телибез без аларга.
Изге теләкләр белән күршеләре Руслан һәм Миннур.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 2574