“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле әгъзалары һәм тамашачылары аның турында: “Бию сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләүче шәхес, сәнгать күгендә җемелдәп янучы йолдыз”, диләр…
Тулы татар гаиләсендә туып-үскән Гөлнәзирә Вахит кызы Нуруллинаның әнисе “Самара” универсаль кибетендә сатучы, әтисе – 9 ГПЗ заводы хезмәткәре булып эшләгәннәр, алар белән бергә яшәгән әбисе, тәмле ашлар пешереп, оныгын мәктәптән көткән, ә Коръән укый белгән бабасы мәчеткә йөргән, догалары, әлбәттә, оныгын бәла-казадан саклаган.
Кыз 154 санлы мәктәптә укыганда ук “Самарка” халык бию ансамблендә шөгыльләнә, ә уналты яше тулгач, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә йөри башлый.
Сәхнәдә үткән балачак
Бала чагында һәр кыз бала да биергә яратадыр. Ләкин Гөлнәзирә өчен сәхнә – язмыш ул. Ул биюче булу белән генә чикләнми, еллар узу белән иҗат юлын сайлаган дистәләгән сәхнәдәшләре өчен остаз булу бәхетенә ирешә.
- Үз-үземне белә башлаганнан бирле бию белән мавыгам. Монда әнинең йогынтысы бардыр. Нәкъ ул миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтемне күреп алды һәм үстерергә ярдәм итте. “Самарка” ансамбле минем икенче туган йортым кебек иде. Анда отып алганнарымны мәктәп сәхнәсенә чыгара тордым, төрле чараларда катнашырга ярата идем. Мәктәпне тәмамлагач, “Ялкынлы яшьлек”кә килдем. Хореография түгәрәгендә өйрәнгәннәрем монда да кирәк булып чыкты…
2012 елда Илгиз Колючев Гөлнәзирәгә ансамбльнең хореографы булырга тәкъдим итә. Гөлнәзирә уйга кала: махсус белемнән башка үз артыннан кешеләрне ияртә алмас, дип икеләнә. Уйлый торгач, документларын Самара мәдәният институтының “Руководство любительским коллективом” факультетына илтеп тапшыра. Нәкъ аның урыны булган икән бу институт. Югары уку йортында үткән биш ел гомере татлы төш булып хәтерендә саклана. Хәзер инде ул, теорияне практика белән кушып, сәхнәдәшләрен дә бию осталыгына өйрәтә. Бүгенге көндә Гөлнәзирә беренче категорияле балетмейстер дәрәҗәсендә эшли.
Танцуют все!
Гөлнәзирә балетмейстер булганнан бирле ансамбльдә биючеләр саны үсеп киткән. Аның коллективында ничектер гел күңелле, иҗади атмосфера хөкем сөрә. Димәк, коллектив та бердәм һәм дус.
- Биючеләр коллективы гел үзгәрештә. Олыгайганнары китә, яшьрәкләре килә тора. Арада төрле милләт кешеләре бар. Татарлар гына түгел, руслар да, чувашлар да, башкортлар да булырга мөмкин. Биюченең милләтенә карап тормыйбыз, иҗат өчен чикләр юк дип, сәхнәдә теләсә кем чегән биюен дә, рус биюен дә, татарныкын һәм башкортныкын да бии ала. Монда тел түгел, осталык кирәк. Андый төрлелектән программа байый гына. Кызганычка, соңгы елларда ансамбльгә башка милләт кешеләре килгәне юк. Ә килсәләр, бик тә теләп каршы алыр идек, — ди Гөлнәзирә.
Ул аңлый, яңа идеяләрдән, яңа кешеләрдән һәм ниндидер яңа үзенчәлекләрдән башка үсеш була алмый. Димәк, тамашачы да гел бер төрле биюләрдән туярга мөмкин. Шуңа да хореограф репертуарны баету өстендә эшен дәвам итә. Программада Болгар һәм Свердлау татарлары, чегән, испан, рус, Идел буе халыклары биюләре туды. Шулай ук Гөлнәзирәнең уенда сәхнәгә Урта Азия халыклары биюен чыгару идеясе дә бар. Россия күпмилләтле ил бит ул һәм бөтен милләт кешеләре күршеләренең мәдәнияте белән таныш булырга тиеш.
- Онытылып бара торган татар халык биюләрен дә кабат сәхнәгә чыгару белән шөгыльләнәбез. Гел эзләнүдә булу иҗади тормышыбызның офыкларын киңәйтә. Халыкка бу бик кирәк, дип уйлыйм. Чөнки без глобализация чорында яшибез. Зур милләтләр кечкенәләрен “йота” баралар. Ә татар милләте яшәргә тиеш. Моның өчен үз телебезне, җыр-моңнарыбызны, биюләребезне белергә, онытылганнарын тергезергә, тарихи фактларны сәхнәгә чыгарырга һәм еш башкарырга тиешбез. Әйе, горурланып әйтә алабыз: безнең миссия — бөек татарның мәдәни мирасын саклап калу, — дип горурланып сөйли бию алиһәсе. — Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең безнең башлангычларыбызны хуплап торуы канат куя, рәхәтләнеп иҗат итәргә ирек бирә. Илһам килгәндә һәм идеяләр туып торганда, сәхнәдәш дусларың һәм теләктәшләрең булганда, иҗат өчен киртәләр юк.
Гастрольләр, мавыгулар һәм бәхетле мизгелләр
Билгеле инде, гастрольләргә чыгып киткәндә генә өлкә халкы һәм якын күршеләр ансамбльнең яңа казанышлары белән таныша алалар. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле илле ел гомер эчендә Россияне аркылыга-буйга йөреп чыкты, дияргә дә була. “Финанс ярдәм булганда, без әле дә рәхәтләнеп концертлар куеп йөрер идек”, — дип хыяллана балетмейстер. Ә бит ул ана һәм хатын, өй хуҗасы буларак та күп эшли. Шулай ук тагын бер яраткан шөгыле дә бар – туйлар узачак биналарны чәчәкләр, тукымалар, шарлар белән бизи.
Сөйләшү ахырында Гөлнәзирәгә соңгы бик гади соравымны бирәм:
- Син бәхетлеме?
Әңгәмәдәшемнең йөзе шундук яктырып китте һәм ул, ягымлы елмаеп:
- Чиксез бәхетлемен. Минем яраткан ирем һәм сөйкемле кызым бар. Ул да “Фантазия” хореография түгәрәгендә шөгыльләнә. Бәлки кызым да минем эзләремнән китеп хореограф булыр әле. Иҗат — ул һәрвакыт бәхет белән үрелеп бара торган фантазия, дип күз алдыма китерәм. Мин кызыма да шундый бәхет телим.
Тилав РӘСУЛ-ЗАДЕ сөйләште.
Просмотров: 1421
Хорошего дня и надеюсь, что у вас хорошее здоровье