Биатлон буенча Дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Эдуард Латыйповны Самара өлкәсендә белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә инде талантлы егетнең балачагы узган Камышлы өчен ул — чын герой. Нәкъ менә Эдуард Латыйпов, якташларын гаять зур биатлон трассасы төзүгә рухландырып, яшүсмерләрдә биатлонга кайнар мәхәббәт уяткан кеше.
Яшьләрдә спортка карата мәхәббәт уятып, аларны бөтен дөньяга таныткан кешеләрнең исемнәрен халык күп вакытта белми дә. Менә Эдуард Латыйповның беренче тренеры Марат Гали улы Шәвәлиевнең исеме дә күләгәдә калып тора. Камышлы районының Дәүләткол авылында туып-үскән якташыбыз бик тыйнак кеше. Ә шулай да “Бердәмлек” хәбәрчесе сорауларына җавап бирергә риза булды.
- Марат Галиевич, ә Сезнең физкультура укытучыгыз кем иде?
- Фәрхәт абый Сафиуллинның физкультура дәресләрен түземсезлек белән көтеп ала идек. Укытучыбыз аларны бик кызыклы итеп уздырганлыктан, класстан тыш та төрле спорт секцияләренә йөри идек. Мин, мәсәлән, баскетбол, җиңел атлетика, чаңгы спортын яраттым, — дип искә ала Марат Галиевич. - Фәрхәт абыебыз район күләмендә оештырылган ярышларга безне бик яхшы хәзерли иде, гел диярлек беренче урыннар алып кайта идек. Ул безне чыдам һәм җаваплы булырга өйрәтте, аның тәрбия ысулларын мин хәзер үзем дә кулланам.
Мәктәпне тәмамлагач, Марат Шәвәлиев Мәскәү физкультура институтына кереп укый һәм, туган авылына кайтып, Камышлы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Ә 1996 елда аны яңа гына ачылган спорт мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Җитәкче вазифасын ул тренер эшчәнлеге белән бергә алып бара.
- Чаңгы буенча тренер булып эшләү минем балачак хыялым иде. Аның чынга ашуына чиксез шатмын, — дип елмая Марат Шәвәлиев.
Бөтен җаны белән спортка хезмәт иткән белгечне 2012 елда Камышлы районы администрациясенең спорт һәм яшьләр сәясәте секторы мөдире итеп куялар. Ләкин тренер балалар белән эшләвен дә дәвам итә. Бүгенге көндә Марат Шәвәлиев баскетболчылар командасы тренеры. Җәйге каникуллар алдыннан ул командасын өлкә ярышларына да алып барган инде.
- Дөрес, призлы урын ала алмадык. Әмма яшь спортчыларны мактарга да, шелтәләргә дә ярамаса да, тулаем алганда, мин команда уеныннан канәгать, — ди ул.
Балалар, бигрәк тә яшүсмерләр, нык үпкәләүчән халык. Шуңа күрә Марат Галиевич яшь спортчылар белән бергәләп һәр хатаны тикшерәләр, алга таба ничегрәк уйнарга кирәклеге турында фикер алышалар. Күпчелек ата-аналар югары казанышлар өчен түгел, ә нык һәм сәламәт булсыннар өчен балаларын спортка бирәләр.
- Ата-аналар баладан идеаль нәтиҗәләр таләп итәргә тиеш түгел. Спорт бик күп вакытны һәм көчне ала. Бәлки кайвакыт баланың дәресләр хәзерләргә вакыты да калмаска мөмкин. Ныклап спорт белән шөгыльләнүче яшүсмер барлык фәннәрне дә тулысынча үзләштерергә өлгерми икән — бу нормаль күренеш, моның белән килешергә кирәк, — дип саный тренер. - Хәер, зур спортчы үстерү өчен яхшы остаз һәм ата-аналар ярдәме генә җитми. Яшь спортчының максатчан, беренчелеккә омтылучан булуы мөһим. Көчләп җиңүче үстереп булмый. Ә бу очкынның кайчан һәм ничек кабынуын әйтүе кыен. Ләкин олылар аны күреп алырга һәм сүндермәскә тиеш. Зур спортка кереп китү мөмкинлекләре хәзер авылларда да начар түгел бит.
Кайчандыр камышлылылар буш җирләрдә туп куып йөргән булсалар, хәзер районда унике универсаль спорт мәйданчыгы эшләп тора, анда балалар да, өлкәннәр дә даими шөгыльләнәләр. Ә кичләрен авыл урамнарына скандинав таякларын тотып өлкән яшьтәге кешеләр төркеме чыга. Кышын чаңгы спорты аеруча популяр: кар төшүгә җирле активистлар чаңгы юлы салып куялар.
…Кайчандыр Марат Галиевич уздырган җәйге әзерлек дәресләренә чаңгычылардан бары тик бер укучы — Эдуард Латыйпов кына йөргән. Чөнки җәен биатлон алай ук кызыклы түгел. Хәзер исә җәйге каникуллар вакытында да балалар тренировкаларга йөгерешеп киләләр. Хәтта Кләүле районы спортчылары белән ярышлар да уздыралар. Тренер әйтүенчә, бүгенге Камышлы яшьләре арасында булачак спорт “йолдызлары” бар. Бәлки, бу авылдан үсеп чыккан яңа чемпионнарның исемнәрен дә ишетеп горурланырбыз?!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 1382