Догаларымның шифасы бар

ГолкэйРәсми медицинадан тыш халык медицинасы да булуы барыгызга да мәгълүм. Өл­кәбезгә чит яклардан килеп, гадәти булмаган ысуллар, файдалы үләннәр кулланып, догалар укып һәм өшкереп дәвалаучылар дәвалау сеансларын үткәрәләр дә китеп баралар. Ә бит үзебезнең төбәктән чыккан һәвәскәрләр дә бар. Шуларның берсе Самарада яшәүче милләттәшебез Гөлкәй Әсгать кызы ХӘЛИУЛЛИНА. Ул инде күп еллар буе догалар укып, өшкереп дәвалау белән шөгыльләнә. Күптән түгел дәвалаучы «Бердәмлек» редакциясенә килеп, үзенең дәвалау ысуллары турында сөйләде.

- Мин Самарада тудым һәм хәзер дә биредә яшим. Сәүдә училищесын тә­мамлаганнан соң күп еллар сату эше белән шө­гыльләндем. Минем ике улым бар.

Берничә ел элек зур тет­рәнү кичергәч, озак вакыт дә­валанырга туры килде. Нәкъ шул чакларда миндә ниндидер көч барлыгын сизә башладым.

Бала чагымда һәм яшүсмер елларымда күп догалар, Коръән аятьләрен өйрәнгән идем. Динле булуым, Аллаһыга чын күңелдән ышануым миңа савыгырга ярдәм иткәндер. Күрәсең, Аллаһым алдында гөнаһларым булгандыр һәм Ул мине бу чир белән сынап карагандыр, дип уйлыйм.

Терелеп, аягыма басканнан соң, тормышымны бөтенләй үзгәртеп, гел яхшы гамәлләр генә кылып яшәргә булдым. Дөньяда начарлык болай да күп – эчүчелек, наркотиклар аркасында үтереш-көчләүләр, фахишәлек, алдашу, байлык артыннан куу чәчәк ата. Күп вакыт ата-ана баласын, бала ата-анасын, туган туганын белми. Шуңа да җир йөзендә зил-зиләләр, җир тетрәүләр, су басулар еш кабатлана башлады. Ә инде дәвасы булмаган чирләр турында сөйләп тә торасы  юк.

Ә мин авыруларны шифалы догалар, Коръән аятьләре белән дәвалыйм.

Дәвалау вакытында мин үземдә ниндидер көч барлыгын сизәм, уч төпләремнән җылылык бөркелә сыман. Аны дәваланучыларым да сизәләр.

Дәвалау алдыннан мин кешене нәсел җепләре буенча җыелып килгән «энергетик пычрактан» арындырам, аннары гына үзен дәвалый башлыйм. Шуннан соң дәваланучылар төрле чирләрдән арыналар. Мәсәлән, аяк, кул буыннары сызлаудан, остеохондроздан, умыртка сөягендәге һәм башка урыннардагы бүсерләрдән, кан басымыннан, йөрәк авыруларыннан һәм башка чирләрдән. Туктаусыз баш авыртудан интегүчеләр дә, берничә дә­валау сеансы үткәннән соң, зәхмәт чиреннән арыналар. Шулай ук, мин йортларны, фатирларны, дачаларны начар энергиядән, бөҗәкләрдән, корткычлардан догалар ярдәмендә чистарту белән шөгыльләнәм.

Дөрес, дәвалау, өшкерү сеансларыннан соң мин үземне берникадәр вакыт начар хис итәм. Авыруның тискәре энергетикасы минем организмга да күчә, күрәсең. Шуңа миңа да кыс­ка вакыт ял итеп алу, догалар, Коръән аятьләре укып чис­тарыну кирәк. Шулай да мин Аллаһы Тәгалә биргән код­рәттән ваз кичәргә уйламыйм, эшемне дәвам итеп, сәла­мәтлек эзләп килгән авыру­ларны аякка бас­тыру буенча эшем­не дәвам итәргә теләгем зур.

Ихластан әйткән сүзләремә, ниятемә ышанасыз икән, 8-917-943-28-61телефоны буенча шалтыратыгыз, килегез. Мин сезгә авыруыгыздан арынырга, һичшиксез, булышачакмын.

 

Ихтирам белән Гөлкәй ХӘЛИУЛЛИНА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1437

Комментирование запрещено