Скончался народный артист Татарской АССР Рашит Шамкай (Шамкаев). О смерти актера ИА «Татар-информ» сообщил журналист Ильфат Файзрахманов.
Похоронят Рашита Шамкая на малой родине его жены – в селе Нижняя Ура Арского района Файзрахманов рассказал, что артист с любовью относился к Нижней Уре и с большим удовольствием выступал на концертах здесь.
О причине смерти актера пока неизвестно.
Рашит Шамкаев родился 26 мая 1940 года в деревне Старо-Ермаково Камышлинского района Куйбышевской области (ныне Самарская область). После окончания учебы в Казанском театральном училище был направлен в Мензелинский татарский драмтеатр. С осени 1968 по 2001 год выступал на сцене театра им. Камала, а в 2001-м ушел из театра и начал выступать на эстраде, читая юмористические, сатирические стихи и рассказы.
* * *
Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.
Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханым туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә, диде ул. Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайның бу авылны якын итүен, анда концертлар булганда чыгыш ясарга бик теләп кайтырга теләве хакында әйтте.
Рәшит Шамкайның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел.
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки Шамкай исеме белән таныла. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик артист буларак таныла. Татарстанның халык артисты.
Мәрхүмнең барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Әҗәл якын кешегезне тартып алган, сезгә көч һәм сабырлык телибез. Рәшит аганың авыр туфрагы җиңел булсын.
Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Самар өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге.
Просмотров: 2746