Агросәнәгать комплексы ветераны Мәсхүт Сахаб улы Киямов 22 августта олы юбилеен билгеләп үтте. Без аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, игелек телибез.
Мәсхүт Сахаб улы 1946 елда Кошки районының Студеный ключ авылында күпбалалы колхозчылар гаиләсендә туган. Балачактан ул лаеклы белем алу турында хыяллана, 7 — 8 чакрым ераклыкта урнашкан Надеждино авылы башлангыч мәктәбендә, аннары Орловка сигезьеллык мәктәбендә укый.
1966 елда Безенчук авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, аны Кемерово өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Шулай итеп, Мәсхүт хезмәт юлын Родина колхозында икътисадчы булып башлый. Бераздан аны Байкал буе хәрби округына армия сафларына алалар. Хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы исеменә лаек булган якташыбыз Совет — Кытай чигендә хәрби конфликтны хәл итүдә катнаша.
Хәрби хезмәтен тәмамлагач, Мәсхүт туган авылына әйләнеп кайта, гаилә кора, 1980 елның июненә кадәр Кошки районының Киров исемендәге колхозында баш икътисадчы һәм партия оешмасы сәркәтибе булып хезмәт итә. 1980 елда «Теплый Стан» колхозында эшли башлагач, Кинель авыл хуҗалыгы институтына керә һәм агроном белгечлеге алып чыга. Тиздән аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Әлеге вазифаны Мәсхүт ун ел дәвамында бик уңышлы башкара. 10568 гектар җире булган хуҗалык һәрвакыт алдынгылар сафында бара. Якташыбыз җитәкләгән колхозда 1200 сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы булдырыла, бозауларны салкын ысул белән үстерү, Маржан методы белән кукуруз үстерү кебек алдынгы технологияләр кулланыла. Мәсхүт эшләгән дәвердә механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар өчен барлык уңайлыклары булдырылган 70тән артык фатир төзелә. Мәсхүт Сахабович мәктәпкә һәм укытучыларга да һәрьяклап ярдәм итеп тора. Мәктәптә урта белем бирү белән беррәттән механизаторлар һәм сыер саву операторлары да әзерлиләр. Бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында 4 фәннәр докторы, табиблар, укытучылар, алдынгы механизаторлар, сыер савучылар һәм авыл хуҗалыгы белгечләре бар. Хәзер дә Теплый Стан авылы халкы Мәсхүт Сахабовичны рәхмәт сүзләре белән искә алалар.
1991 елга кадәр ул Кошки районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшли, соңрак «АвтоВаз стройиндустрия Кошки» уртак предприятиесе директоры итеп билгеләнә, ә 1999 елда «Кыямов» фермерлык хуҗалыгын җитәкли.
Федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны Мәсхүт Сахаб улы күп тапкырлар «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре, өлкә структураларының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2010 елдан башлап ул мәчет советы рәисе итеп сайлана, тора-бара имам — хатыйб дәрәҗәсенә күтәрелә һәм бүгенге көнгә кадәр бу изге эшне алып бара. Аның ике баласы, дүрт оныгы бар. Мәсхүт ага авылыбызның бик тә хөрмәтле кешесе.
Надеждино авылы халкы һәм мәхәллә мөселманнары исеменнән
Ислам ШАҺИАХМЕТОВ.
Просмотров: 1371