Илдар Ягъфәровның әлеге фильмы быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән бердәнбер Татарстан кинопроекты.
28 августта Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмы беренче тапкыр Казанда күрсәтеләчәк.
Кинорежиссер тамашачысын «Мир» кинотеатрына чакыра. «Фильмнан соң фикер алышырбыз. Әйдәгез, үзебезнең киноларны карый башлыйк инде», — ди ул.
Илдар Ягъфәровның әлеге фильмы — быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән бердәнбер Татарстан фильмы.
«Исәнмесез!» фильмының сценарий авторы — Мансур Гыйләҗев. Әлеге сценарий буенча Камал театрында шул исемдәге спектакль куелды. Режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев.
Просмотров: 997