Болгар Ислам академиясенә кабул итүчеләрнең яртысына якынын татарлар тәшкил итә

0790bbc5ed14997b3ac14509b1086dd3Болгар Ислам академиясенә кабул итүчеләрнең 40 проценттан артыгы – татар. Башка елларга караганда, алар ислам фәннәрен белү дәрәҗәсен белән аерылып тора. Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әнә шулай диде.

Уку йортында илнең егермегә якын төбәгеннән, Гарәп Әмирлекләреннән, БДБ илләреннән студентлар белем ала. Быел Индонезия, Алжирдан укырга керергә теләк белдерүчеләр булган. Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Гарәп Әмирлекләреннән килгән студентлар бар. Докторантурага беренче тапкыр Чечня һәм Кабарда-Балкардан студентларны кабул иткәннәр. Әйтик, магистратурага ислам фәннәре юнәлешенә бер урынга 4 кеше дәгъва кылган, 25 укучы сайлап алынган.
Быел барлыгы 115 студент белем алачак. Академиядә уку, яшәү һәм туклану бушлай. Укудагы уңышка ирешкә ун мең сумга кадәр стипендия алу мөмкинлеге дә бар.

vatantat.ru

Просмотров: 1748

2 комментариев

  1. Кардәшләр, истә тотыек: төрки-болгар цивилизациясе — безнең тарихи мирасыбыз!

    Моның белән ризалашты,
    Россия Фәннәр АкадемиясенеңТарихи Бүлеге һәм! (РФ Президенты йөкләмәсе белән җибәрелгән
    нр 14100-1851/95-
    16.06.2000 е. хатында)

  2. Языгыз: «Кабул ителүчеләрнең күпчелеген булгарлар тәшкил итә!
    Чөнки, 922 елда, биредә, Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителде Идел Болгарстанында!
    Ватандашлар!
    Газиз ата-бабаларыбызга
    тугры булыек!