Ульяновск өлкәсендә киләсе елда узачак Федераль сабан туена әзерлек башланды

2021-08-22-федераль-сабантуйга-әзерләнәбез-1Очрашуда милли бәйрәмгә әзерләнүне әдәби, театраль-музыкаль һәм милли юнәлешләр буенча алып бару турында килештеләр. 

Ульяновск өлкәсенең Халык мәдәнияте үзәгендә 2022 елның июнендә узачак Федераль Сабантуй бәйрәменә әзерләнү мәсьәләсе буенча беренче эшче киңәшмә узды.

Киңәшмәдә өлкә сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Димитровград шәһәренең мәдәният идарәсе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда милли бәйрәмгә әзерләнүне әдәби, театраль-музыкаль һәм милли юнәлешләр буенча алып бару турында килештеләр. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1301

Комментирование запрещено