«Зөләйха күзләрен ача» спектакле «Алтын битлек» фестивале кысаларында күрсәтеләчәк

Zulejha-otkryvaet-glazaФестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә. 

8 сентябрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Яңа Куйбышев шәһәрендә «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен күрсәтәчәк. Чара «Алтын битлек» театр фестивале кысаларында уза. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә.

«Зөләйха күзләрен ача» спектакле «Зур формадагы иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Рәссамның иң яхшы эше», «Костюмнар буенча рәссамның иң яхшы эше», «Ут кую буенча рәссамның иң яхшы эше» номинацияләрендә «Алтын битлек» Бөтенроссия милли театраль премиясе һәм фестивале номинанты булды (2019). 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1129

Комментирование запрещено