Как хранят традиции самарские татары
Татары – второй по численности народ в Самарской области. Большинство обосновалось в городах, но есть и места их компактного проживания, куда мы и отправились. В деревню Новое Фейзуллово Кошкинского района, что по соседству с татарстанским Нурлатом.
О танцах и рукоделии
Девочка репетирует татарский танец. Движения её хрупких рук напоминают взмахи крыльев птицы. Лёгкая улыбка на лице. Голова слегка склонена. Расшитое жёлтым кружевом зелёное платье, на голове – калфак. Двойные топотушки в самом конце танца эхом разносятся по всему сельскому Дому культуры.
Запыхавшись, она сбегает по ступенькам со сцены, спрашивает:
– Ну как?
– Прекрасно, как всегда! – подбадривает девочку Лилия Имамутдинова, директор Дома культуры.
– Знакомьтесь: Аиша Дадашова – наша гостья из Самары, – представляет Лилия девочку. – И на всё лето наш сезонный хореограф.

Аиша Дадашова, гостья из Самары
Действительно, каждое лето Аиша приезжает сюда, в деревню, к бабушке с дедушкой. И помогает ставить национальные танцы в местном ДК.
Живёт и учится Аиша в самарской школе «Яктылык» с углублённым изучением отдельных предметов:
– У нас есть даже свой этнографический музей «Мирас» («Наследие»). Многое о вековых традициях татар мы узнаём там. А перед летними каникулами в нашей школе прошёл конкурс чтецов татарских стихов. Я стала лауреатом 1‑й степени, – улыбается Аиша. – Мне это, в принципе, было нетрудно, потому что дома мы разговариваем по-татарски. А здесь, в деревне, бабушка с дедушкой тем более говорят с нами только на родном языке. В нашей школе учатся дети разных национальностей, все с удовольствием учат татарские стихи, песни, танцы. А одна девочка-узбечка говорит по-татарски лучше многих татар.
Танец для Аиши тоже своеобразный язык:
– Я сколько себя помню, всегда танцевала. И по-татарски, и по-русски, и по-грузински… Вообще, у танца каждого народа есть что-то похожее на танцы других национальностей. Мы же не можем жить изолированно. Так и танец не может быть у каждого полностью особенным. Самое главное, что татарский танец всё равно узнаваем, он как бы рисует наш быт и темперамент. Кстати, как и вышивка. Вышивать характерным татарским орнаментом меня тоже научили в школе. В татарской вышивке есть особая радость и теплота. Не зря всё‑таки наши работы висят в Доме дружбы народов в Самаре. И когда туда приезжают гости, встречая их, мы выносим на вышитых полотенцах татарский баурсак, чак-чак. Иностранцы восхищаются и национальной вышивкой, и угощениями. И я очень люблю всё это – татарское…
О традициях
Жители Нового Фейзуллово называют свою деревню Яна Журай. Через неё проходит дорога из татарстанского районного центра Нурлат в районный центр Кошки Самарской области. Перед домами – ухоженные палисадники с обилием цветов:
– Народ у нас чистоплотный, дворы и дома блестят у всех, – говорит Раиса Тарземанова, жительница деревни, в прошлом учитель истории. – Так было всегда. С детства помню, к тому, кто строил дом, приходила на подмогу вся деревня. Кто‑то конопатил сруб, кто‑то приносил вёдрами еду на всех работников. После женщины помогали хозяйке вымыть избу, приносили и развешивали ситцевые занавески, расшитые полотенца, цветки в горшках. Чтобы в доме было тепло и уютно.
Собирались в татарском Новом Фейзуллово и на «Каз эмэсе» – праздник гусиного пера.
– Большой реки или пруда у нас нет, родников тоже, только запруда, так что собирались мы по очереди в разных домах, ощипывали гусей, пекли зур бэлеш – большой праздничный татарский пирог с картошкой и мясом, – продолжает свой рассказ собеседница. – А посадка и уборка картофеля, мытьё домов по весне вообще превращались в деревенский праздник. Тоже ходили от одного дома к другому. Хозяева накрывали столы помощникам, топили баню. Сейчас тоже такое есть, но не так масштабно. Где‑то дети приедут из города помогут, где‑то друзья друг другу или соседи. Но по-прежнему в нашей деревне сохраняются взаимовыручка, трудолюбие и традиции. Правда, с изучением языка уже не так всё радужно…
О работе
По пути сюда на рынке в Нурлате мы встретили двух бабушек с полными вёдрами чёрной смородины. Оказалось, что обе из Нового Фейзуллово. Приехали на попутках.
– Сегодня в деревне проживают в основном люди возрастные, – рассказали они. – На работу ездят в близлежащие населённые пункты – кто хочет, без работы не сидит. У нас и фермеры имеются… Да чего жаловаться, сейчас во многих сёлах так. Молодые не особо горят желанием оставаться жить в деревне.

Действующая мечеть в Новом Фейзуллово
О школе
Школу здесь закрыли в 2005 году, потому как детей сильно поубавилось. Теперь восьмерых детей возят в центр сельского поселения, татарского языка в программе нет. Так что вся надежда на семью.
О языке
– Реальность такова, что сегодня карьера, заработок, благополучие, образование – получение всего этого – завязаны для наших детей и внуков не на татарском языке, – с грустью в голосе говорит Раиса Тарземанова. – Хорошо хоть в семье все дети говорят по-татарски. Большую роль играет мечеть. Проповеди и наставления нашего хазрата во многом касаются сохранения родного языка, почитания взрослых и родителей. Верующий человек не теряет связи с языком своих предков. Суры Корана имеют переводы, они на татарском. А так, если уж честно, дети владеют татарским только на бытовом уровне.
О грустном
Другую, не менее серьёзную для села проблему озвучил и сам Ислам хазрат Тарземанов, отслужив дневной намаз и встретившись с нами:
– Раньше во всех деревнях, не только татарских, было принято, что младший сын оставался с родителями. Эта традиция сейчас, к сожалению, не везде сохранилась. Я иногда хочу сказать побросавшим родительские дома: «Перебежчики». Если бы хоть один сын из семьи оставался в деревне, в каждом доме хотя бы одна семья жила! А теперь посмотрите на свои города – Москва разрастается пригородами, Самара, Казань, да все большие города превратились в мегаполисы. А деревни? Здесь же сельским хозяйством скоро некому будет заниматься. С другой стороны, чтобы поднять деревню, конечно, нужны не только газоснабжение, водопроводы и инфраструктура – всё это есть. Нужна работа. И пока не будет ясного представления на этот счёт, чёткого государственного алгоритма, процесс глобализации и потери национальных традиций не остановить.
О национальной кухне
Самарские татары предпочитают те же блюда, что и их соплеменники в Татарстане. Чтоб сытно, душисто, мясисто и картофельно. В Новом Фейзуллово готовят и зур бэлеш, и бэлеш с сухофруктами, и эчпочмаки, и чак-чак, и баурсак. Но вот что интересно: названия отличаются. У нас кыстыбый – у них якмыш. У нас хворост – у них юка. У нас беккэн – у них кэлжимэ. Всё большую популярность завоёвывает среди татарских сладких пирогов в Самарской области губадия. Жители Нового Фейзуллово уверены, что восходящий тренд на губадию скоро побьёт здесь популярность рисового пирога с тыквой и сухофруктами. Самарская губадия и в самом деле прекрасна.
Одни проблемы разных татар
Какой мы всё‑таки интересный народ – татары. Отлично уживаемся во всех уголках мира, легко приспосабливаясь к новым укладам жизни, но умудряемся при этом сохранить свои традиции и культуру. Вот и татары Самарской области, для которых сегодня актуальны те же проблемы урбанизации, размывания этнических особенностей, что и для всех других татар, тем не менее всячески пытаются сберечь своё, родное…
***
Тел, бию һәм глобальләшү. Самара татарлары традицияләрне ничек саклый
Самара өлкәсендә татарлар – сан ягыннан икенче урындагы халык. Аларның күбесе шәһәрләрдә төпләнгән, әмма милләттәшләребез күпләп яшәгән урыннар да бар, һәм без шунда юл тоттык та. Татарстан Нурлаты күршесендәге Кошки районы Яңа Фәйзулла авылына.
Биюләр һәм кул эшләре турында
Бер кыз татар биюен кабатлый. Нечкә кулларының нәфис хәрәкәте кошларның канат җилпүен хәтерләтә. Йөзендә җиңелчә елмаю. Башы бераз гына иелгән. Сары челтәр бизәк белән чигелгән яшел күлмәкле, башында калфак. Бию ахырында ике аяклап тыпырдау авылның бөтен мәдәният йортына кайтаваз булып тарала.
Бии-бии сулышы капкан кыз сәхнә баскычларыннан йөгереп төшә дә сорап куя:
– Йә ничек?
– Һәрвакыттагыча менә дигән! – дип кызның күңелен күтәреп җибәрә Мәдәният йорты директоры Лилия Имаметдинова.
– Таныш булыгыз: Айшә Дадашова. Самарадан кайткан кунагыбыз ул, – дип таныштыра Лилия кыз белән. – Һәм җәй буена безнең сезонлы хореографыбыз да.
Чыннан да, Айшә һәр җәй бирегә, авылга, әби-бабасы янына кунакка кайта. Һәм мондагы Мәдәният йортында милли биюләр куярга ярдәм итә.
Айшә Самара шәһәрендә яши һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле «Яктылык» мәктәбендә укый:
– Безнең хәтта «Мирас» этнографик музеебыз да бар. Татарларның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре турында күп нәрсәне без әнә шунда өйрәнәбез. Ә җәйге каникул алдыннан безнең мәктәптә татар шигырьләрен уку бәйгесе узды. Мин 1 нче дәрәҗә лауреат булдым, – дип елмая Айшә. – Минем өчен бу, нигездә, авыр булмады, чөнки өйдә татарча сөйләшәбез. Ә монда, авылда, әби‑бабай безнең белән туган телдә генә сөйләшә. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый, барысы да татар шигырьләрен, җырбиюләрен бик теләп өйрәнә. Ә бер үзбәк кызы хәтта бик күп татардан яхшырак итеп татарча сөйләшә.
Айшә өчен бию дә үзенчәлекле тел булып тора:
– Мин, үз-үземне белгәннән бирле, һәрчак биедем. Татарча да, русча да, грузинча да… Гомумән, һәр халыкның биюендә башка милләтнекенә охшаган урыннар бар. Без үзүзебезгә бикләнеп яши алмыйбыз бит. Бию дә һәркемдә һич кабатланмас үзенчәлекле була алмый. Иң мөһиме: татар биюе барыбер читтән аерыла-таныла торган булып кала, әйтерсең, ул көнкүрешебезне һәм холык-фигылебезне сурәтләп бирә. Сүз уңаеннан, чигү дә шулай ук. Үзенчәлекле татар бизәкләре белән чигәргә дә мәктәптә өйрәттеләр. Татар чигүләрендә аерым бер төрле шатлык һәм җылылык бар. Безнең эшләр Самарадагы Халыклар дуслыгы йортында тикмәгә генә эленеп тормый. Анда килгән кунакларны чиккән сөлгеләргә татар бавырсагы, чәкчәк куеп каршы алабыз. Чит ил кешеләре милли чигешләргә дә, сыйнигъмәтләргә дә соклана. Мин дә татарга кагылышлы һәрнәрсәне бик яратам…
Гадәт-йолалар турында
Яңа Фәйзулла халкы үз авылларын Яңа Җүрәй дип атый. Аның аша Нурлаттан Самара өлкәсенең Кошки район үзәгенә бара торган юл үтә. Йортлар каршында – шау чәчәкле гөлбакчалар.
– Безнең халык чисталык, пөхтәлек ярата, һәркемнең ишегалды һәм йорты балкып тора, – дип сөйли элек мәктәптә тарих фәне укыткан Рәйсә Тәрҗеманова. – Һәрвакыт шулай булды. Бала чактан ук хәтерлим, берәрсе йорт күтәрә башласа, бөтен авыл ярдәмгә килә иде. Кемдер бураны мүкли, кемдер бөтен эшчегә җитәрлек итеп чиләкләп ризык ташый. Аннан соң хатынкызлар хуҗабикәгә өйне юып чыгарга булыша. Өйдән җылылык бөркелсен, уңайлы булсын өчен, чүлмәге белән гөлләр алып киләләр, ситсы пәрдәләр, чигелгән сөлгеләр эләләр.
Яңа Фәйзуллада каз өмәсенә дә бергә җыела торган булганнар.
– Бездә зур елга да, чишмәләр дә юк, буа гына бар, шуңа күрә без каз йолкырга йорттан-йортка чиратлашып җыела, зур ит бәлеше пешерә идек, — дип дәвам итә әңгәмәдәшебез. – Ә бәрәңге утырту һәм алу, язын өй юу гомумән авыл бәйрәменә әверелә. Анда да бер йорттан икенчесенә күчеп йөри идек. Хуҗалар өмәчеләргә табын җәеп, мунча ягып тора. Хәзер дә мондый гадәт бар, әмма алай ук колачлы түгел. Кемгәдер балалары шәһәрдән җыелып кайта, кемгәдер дуслары яки күршеләре булыша. Әмма безнең авылда элеккечә үк үзара ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлек һәм гореф-гадәтләр саклана. Дөрес, тел белү, татарча өйрәнүгә килгәндә, хәзер инде барысы да ул кадәр куанычлы түгел…
Эш турында
Монда килгән чакта, Нурлат базарында ике әбине очраттык, чиләкләре туп-тулы, кара карлыган сатарга чыкканнар. Икесе дә Яңа Фәйзулланыкы икән. Юлда очраган машиналарга утырып килгәннәр.
– Бүген авылда нигездә өлкәннәр яши, – дип сөйләде алар. – Эшкә якын‑тирә авылкалаларга йөриләр, эшләргә теләгән кеше тик утырмый. Бездә фермерлар да бар… Хәер, нәрсә зарланып торырга инде, хәзер күп авылларда шулай. Яшьләр авылда яшәү теләге белән бик янып тормый.
Мәктәп турында
Биредә мәктәп 2005 елда ябылган, чөнки бала саны нык кимегән. Хәзер сигез баланы җирлекнең үзәк авылына йөртәләр, тик программада татар теле юк. Шуңа күрә бөтен өмет – гаиләдә.
Тел турында
– Чынбарлык шундый ки, бүгенге көндә балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен карьера, яхшы хезмәт хакы, иминлек-муллык, белем алу кебек нәрсәләр һич тә татар теленә бәйле түгел, – ди Рәйсә Тәрҗеманова. – Ярый әле гаиләдә бөтен бала да татарча сөйләшә. Мәчет тә зур роль уйный. Безнең хәзрәтнең вәгазь һәм үгет-нәсихәтләре күп очракта туган телне саклау, өлкәннәрне һәм ата‑ананы хөрмәт итүгә кагыла. Диндар кеше ата-бабаларының телен югалтмый. Коръән сүрәләренең тәрҗемәләре бар, алар татар телендә. Ә гомумән алганда, яшерен-батырын түгел, балалар татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.
Борчыган мәсьәлә турында
Авылның тагын бер бик җитди проблемасын өйлә намазын уздырганнан соң безнең белән очрашкан Ислам хәзрәт Тәрҗеманов ачып салды:
– Элек татар авылларында гына түгел, бөтен җирдә төпчек ул әти‑әни янында кала иде. Кызганыч, бу гадәт хәзер бөтен җирдә дә сакланмый. Ата‑ана йортын ташлап китүчеләрне кайвакыт «качкыннар» дип битәрлисем килә. Гаиләдән бер генә ир бала булса да авылда калса, һәр йортта ким дигәндә бер гаилә яшәр иде!
Ә хәзер үз шәһәрләрегезгә карагыз – Мәскәү якын-тирәләр хисабына киңәя-зурая, Самара, Казан да шулай, хәер, бөтен зур шәһәр мегаполиска әйләнә. Ә авыллар? Монда тиздән авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә кеше калмаячак бит. Икенче яктан, авылны үстерүкүтәрү өчен, әлбәттә, газ, су, инфраструктура гына җитеп бетми, болар барысы да бар инде. Эш кирәк. Бу мәсьәләдә ниндидер аныклык, дәүләтнең аңлаешлы, төгәл алгоритмы булмый торып, глобальләшү процессын һәм милли традицияләрнең югалуын туктата алмыйсың.
Милли ашлар турында
Самара татарлары да Татарстанда яшәүче милләттәшләре яраткан ризыкларны үз итә. Алар туклыклы, хуш исле, итле һәм бәрәңгеле булсын. Яңа Фәйзуллада зур ит бәлешен дә, кипкән җимешле бәлеш тә, өчпочмагын да, чәкчәк, бавырсагын да пешерәләр. Тик шунысы кызык: бу ашларның исемнәре аерыла. Безнең кыстыбый аларда – якмыш. Бездә кош теле, аларда – юка. Безнең бөккән аларда кәлҗемәгә әйләнә. Татарның татлы пироглары арасында Самара өлкәсендә гөбәдия көннән-көн популярлаша бара. Яңа Фәйзулла халкы тиздән гөбәдия модасы биредә җимешле һәм дөгеле кабак бәлешенең популярлыгын узып китәчәгенә ышана. Самара гөбәдиясе, чыннан да, телеңне йотарлык.
Татарлар терле, проблемалары — бер үк
Шулай да без, татарлар, – гаять кызыклы халык. Дөньяның барлык почмакларында да бик дустанә яшибез, яңа тормыш рәвешенә җиңел җайлашабыз, әмма шул ук вакытта үз гореф-гадәтләребез һәм мәдәниятебезне дә саклап калабыз. Самара өлкәсе татарлары өчен дә бүген урбанлашу, милли үзенчәлекләрнең юкка чыгуы кебек проблемалар көн үзәгендә, шуңа да карамастан, алар үзләренә кадерле, якын нәрсәләрне ничек тә саклап калырга тырыша…
Просмотров: 1916
Бик шэп, матур татар аулы!
Рэфися ханума зур сэлям шулай ук мэчеткэ намазга йоручелэргэдэ Аллахнын рэхмэтлэре булсын Сезгэ