Бүгенге язма Похвистнево районының Гали авылында яшәүче иң олы кешегә — Хисаметдин Гыйлаҗевка багышлана.
Хисаметдин карт өе турысыннан үтеп барганда, ул капка төбендә сеңелесенең малае Хәйдәр белән сөйләшеп утыра иде. Туктап исәнләштем, сүздән сүз чыгып сөйләшеп киттек. Хәйдәрне озаткач, өенә кердек. Бик матур һәм төзек йорт. Һәр тарафта чисталык. Олы яшьтәге ялгыз ир яши монда дип уйламассың да. Ә аңа бит инде 92 яшь!
Әтисе Гыйльметдин һәм әнисе Гайнафа якты дөньяга 3 малай һәм 3 кыз тудырганнар. Хисаматдин — дүртенче бала. Әтисе сату-алу белән дә шөгыльләнә, ишле гаиләне туендыру өчен колхозда да эшли.
“Күңел түрендә җыелган хисләрне сүз белән генә аңлату кыен, иркәм. Әти-әнигә рәхмәт, 6 баланы аякка бастыра алганнар. Безнең чор балаларының язмышы күп вакытта аянычлы, һәрберсе турында китап язарлык”, — дип хатирәләргә бирелеп китте Хисаметдин ага.
Сугыш башлангач, фронтка озатулар, елашып аерылышулар аның гаиләсен дә читләп үтми. Ике абыйсы – Лотфулла һәм Сәхабетдин сугышка китәләр. Әтисе авырый, ничектер кинәт кенә картая. 13 – 14 яшьлек Хисаметдингә иң авыр эшләрне башкарырга туры килә. Аллы-артлы килгән кара печәтле хатлар ике абыйсының да сугышта һәлак булуын хәбәр итәләр. Түзәргә, сабыр итәргә, ил өстенә килгән кайгыны ил белән бергә кичерергә кирәк, дип, сугыш вакытында булган бер хәлне сөйләде Хисаметдин ага.
- Дәһшәтле сугыш елларында бар әйбер фронт өчен иде. Кырда калган башакларны да җыярга ярамый, куып тоталар, бер уч башак өчен суд ясыйлар, утыручылар да булды. Яшьтәшем Әхмәтсабир – бер букча көнбагыш, ә мин бәләкәй генә чиләк белән күкәй сатарга дип, Похвистневога барган идек. Кайтканда Котлыгыш тавы аша 15 чакрым араны җәяү үтеп, каравылчы вышкасына җиткәндә, берәү урманнан чыкты да вышканың икенче баскычына менеп утырды. Нишләргә, кача да алмыйсың, алга таба барырга да куркабыз. Халык: “Урманда дезертирлар качып ята, юлга чыгып талыйлар икән”, — дип сөйли иде. Без килеп җиткәч, юлга сикереп төште дә бу: “Ну-ка, пацаны, идите сюда”, – дип кычкырды. Шәмәхә майка, гольфи чалбардан, аягында ялтырап торган күн итек, балтырына пычак тыккан. Капчыкларыбызны ачып карады да: “Барыгыз!” – дип, җибәрде. Безнең кыяфәткә карап, жәлләгәндер инде. “Аста да каравылчы бар, кырга кермәгез, чабыгыз”, – диде.
Тауны төшкәч, хәл алырга утырдык. Күрәбез, өске юлдан ике хатын-кыз төшеп килә. Апалы-сеңелле Нурлыҗинан белән Фәтхелҗинан икән. Теге абзый боларның төеннәрен, киемнәрен салдырып алып калган. Ярымшәрә килеш туры сельсоветка кайтып, авыл халкын җыеп, эзләргә чыкканнар, каян табасың инде, борылып кайтканнар. Шуннан без дә бүтән бармадык, тамак туйдырыр өчен нинди ашарга яраклы үләннәр бар, шуларны җыйдык, ат кебек җигелеп иң авыр эшләрне эшләдек. Аллаһыга шөкер, ачка үлмәдек”.
Тормыштан зарлансаң да, зарланмасаң да, үз агымы белән ага бара. Мәш килеп лобогрейкада иген урып йөргән җәйге көнне Хисаметдингә дә хезмәткә чакыру кәгазе килә. Өч ел буе Ерак Көнчыгышта хезмәт итә ул. Һәм шушы елларын иң бәхетле дип саный: “Складта эшләргә туры килде. Икеләтә хезмәт хакы түлиләр, ике порция ашаталар иде”… Биш класс белеме дә булмаган, русча такы-тыкы гына сөйләгән Хисаметдин нәчәлникләр белән уртак тел таба белгән, булса кирәк.
1952 елда шомарып кайткан егетне башта авыл клубы җитәкчесе итеп куялар. Ике ел мәдәният өлкәсендә эшләп алгач, кибеткә сатучы булып керә. Наҗия исемле чибәр кызга өйләнә, ләкин балалары булмый, бәлки аерылышу сәбәбе дә шул булгандыр.
Мәктәптә завхоз булып эшли башлагач, Мәрьям Морзаханова белән танышып, кавышалар, уллары Сәхабетдин һәм кызлары Гөлчәчәк туа. Шул вакытта ул үзен иң бәхетле әти һәм яраткан хатынының хәләл җефете дип саный. Ләкин бу никахы да озакка түгел икән, балалар матур гына үсеп килгәндә, Мәрьяме авырып китә һәм бераздан, балаларын һәм ирен ялгыз калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома.
“Колхозда нинди генә эшләрдә эшләргә туры килмәде! Гөлчәчәк әнисе юлыннан китте, әле дә укытучы булып эшли. Улым да, кызым да Похвистневода гаиләләре белән тигез гомер итәләр, 3 оныгым, 3 оныкчыгым еш кына кайтып, хәлемне белеп китәләр. Йөрәгемә операция ясаткач, бер ай кызымда, бер ай улымда торып кайтырга туры килде. Аллаһыга шөкер, хәзер үз аягымда йөрим, Похвистневода яшәүче 89 яшьлек сеңелем Назыймәнең хәлен белеп кайтырга да авырсынмыйм.
Бик тә уңган һәм тәмле телле, ягымлы йөзе белән туендыра торган караучым Айгөл Мөхәммәдъярова өйләремне җыештыра, ашарга пешерергә булыша. 90 яшем тулган көнне авыл администрациясеннән һәм “Ак калфак” оешмасыннан килеп котладылар. Рәхмәт, ялгыз картны онытмыйлар. Мәрьям үлгәннән соң кабат өйләнә алмадым, 20 ел буе ялгыз яшим. Әлхәмдүлиллаһ! Иман ныклыгы, намаз һәм зикерләр, Коръән уку Аллаһының сынавын күтәрергә ярдәм бирә”, — дип тәмамлады сүзен бабакай.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1186