«Хәрәкәттә – бәрәкәт»

илдар усмановАктив, тиктормас, ке­ше кайгысына бита­раф бул­маган кеше­ләр алар, во­лонтерлар. Нинди генә зур чара уздырылса да, үз их­тыя­ры буенча яр­дәм­гә ашы­гучылар аңа җан өрәләр сы­ман. Шундыйлардан Ил­дар Кәшшаф улы Усмановны атарга була. Күпләр әле “Кө­меш волонтерлар” тө­­шен­чә­се турында ишет­мәгән булса да, хә­­рәкәт акрынлап җә­е­лә бара.

 - Илдар Кәшшафович, үзе­гез белән таныштырып үте­гезче.

- Миңа 67 яшь. Казанда туганмын. 1973 елда Куй­бы­шевның индустриаль-пе­да­гогия техникумының (КИПТы) ти­мерне кисеп эшкәр­тү фа­куль­тетына укырга кил­дем. Со­ветлар чорын­да да бик актив идем – ком­сомол оешмасы сек­ретаре урын­басары, партиягә кандидат бу­ларак, иҗтимагый эш бе­лән дә шөгыльләнә идем, үзешчән сәнгатьтә дә күп катнаштым – хорда җыр­ла­дым, бию түгәрәгенә йөрдем. Без­­нең чыгышларны хәтта те­­ле­­ви­де­ниенең 1 каналы күр­сәткән иде.

Техникумны тәмамлагач, өй­гә кайтып китәргә җыена башладым. Ләкин Октябрь рай­оны комсомол комитетында эшкә калырга тәкъдим ит­теләр. Шулай калдым да инде. Техникумда укыганда йөргән кызым Рәмзия белән гаилә корып җибәрдек. Ике улым туды. Ләкин берсе мотоциклда авариягә эләгеп вафат булды. Маратыбыз исән-сау, малае һәм кызы бар.

- Яраткан шөгылегез бар­мы?

- Велосипедта йөрергә яра­там. Эшкә дә шуның бе­лән барам, башка җиргә дә. Җәмәгать транспортын өнәп бетермим, чөнки аны йә кө­тәр­гә, йә куып җитәргә туры килә. Буыннарның хәрәкәттә бу­луы ошый. Кышын чаңгы шуарга яратам, “Чайка” чаңгы ба­засында мине еш күрергә була.

- “Көмеш волонтер”лар арасына ничек килеп эләкте­гез соң?

- Бервакыт шулай Уни­версиада паркына барырга туры килде. Алдымда волонтер киемнәренә киенгән олы яшь­тәге ике хатын бара. “Исән­месез, апалар. Бу ки­емнәрне сезгә оныкларыгыз биреп кал­дырдымы әллә?” – дим. Ә алар: “Нишләп алай булсын. Без үзебез “Көмеш яшьтәге волонтерлар”, — дип җавап бир­мәсенме! Менә шулай миңа да “Көмеш волонтер” төшенчәсе белән танышырга туры килде. 50 яшьтән олырак кешеләр бу категориягә керәләр икән. Ә миңа ул вакытта тач 50 яшь тулган иде.

Ә волонтерлык эшем 2008 елның 31 маенда башланып китте. Җәйге студентлар Уни­версиадасын үткәрү хокукы Казанга бирелгәч, мин анда волонтер буларак катнашырга карар кылдым. Бу Универсиада хәзерге Россия тарихында беренче халыкара вакыйга буларак истә калачак бит. Ә аңа кадәр Универсиада 1973 елда Мәскәүдә үткән булган.

Туган-үскән Казанымны гел яраттым һәм сагынып кайта идем. Ул минем туган шәһәрем, анда минем яшьлек елларым узган, һәм мин аны бик яхшы беләм. Шулай булгач, ник икеләнәм соң әле? Тәвәккәлләдем дә Уни­версиаданың электрон ад­ресына хат язып җибәрдем. Мине ишеттеләр, Скайп аша тест үткәрделәр һәм менә шулай мин XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың бер өлешенә әверелдем.

Хәтерлим, 7 сыйныфта укы­ганда сеңелем Гүзәлия бе­­лән мин чаңгы секциясенә языл­ган идек. Кышын А.Горький исе­мендәге Үзәк паркта чаңгы­да чапсак, җәен, күнегүләр­не тук­татмас өчен, Кабан кү­лен­дә байдаркаларда йөзәбез.

Була бит шулай! 40 елдан соң мин Урта Кабан күлен­дә үтә торган ишкәк­челәр ярыш­ларында яр­дәм күрсәтеп то­рам! Дөрес моның өчен төп эшем­нән ял алырга туры килде.

Волонтер буларак, мин судьяларга ярдәм итәр­гә тиеш идем. Көймә­ләрне үлчәргә, ишкәк­челәргә но­мер­лар та­ратырга, көймә­­ләрне старт­ка тигез­ләп куярга, финиш­та кар­шы алырга, призер­ларның көй­мәләрен юып, сөртеп, кип­тереп кабат үлчәргә…

- Кызыклы хәлләр дә булгандыр бит?

- Хатын-кызлар яры­шы ва­кытында украин коман­да­сындагы бер кызның ишкәге сынды. Бездә инструментлар юк иде, моның өчен белгеч ки­рәк бит. Ләкин югалып калма­дык. Кемдер скотч китереп тоттыр­ды. Бер иптәшем суга төшмә­сен дип, мине аякларымнан тотып торды, ә мин асылынып, ишкәкне скотч белән урап куйдым. Кызлар стартка чыкты, ә мин ул минутларны ут эчен­дә уздырдым. Ниләр генә уйлап бетермәдем. Ләкин украиннар өченче булып килделәр, чөн­ки скотч урал­ган ишкәк сы­натмаган.

Икенче кызык хәл «УНИКС» баскетбол клубында булды. Мин залларны тикше­реп йөргәндә кече залга эләк­тем. Карасам, залда ике кеше таблога карап утыра. Монголия белән Япо­ния турниры уза икән. Болар Мон­гол җанатарлары булып чык­ты. Японнар очко откан саен бо­лар башларын тотып чайкыйлар, кайгыралар. Ә залдагылар үкерә инде, барысы да японнар өчен җан аталар. Мин болар яклы булып кылана башладым. Өчәүләшеп үрле-кырлы сикереп җан ата башлагач, олы залда уйнаучы монголлар ишетте сыман. Очко артыннан очко ота башладылар бит, малай, һәм җиңүгә иреш­теләр. Теге хатын монгол хатын-кызлары командасы тренеры булып чыкты һәм шатлыгыннан миңа Монгол хуралы значогы бүләк итеп калдырды.

- Тагын нинди чара­лар­да волонтер буларак кат­наштыгыз?

- 2013 елда Олимпия уты эстафетасында, 2018 ел­да Сочида узган FIFA Кон­фе­дерацияләре Кубогы, Фут­бол буенча дөнья чем­пионаты, Җи­ңү парады, Вол­гаФест ке­бек күп чараларда катнашырга ту­ры килде.

- Волонтерлар хәрәкәте­нең бүгенге көне ничегрәк? Халык киләме, юкмы?

- Яңа кешеләр күп килә, ләкин олы яшьтәгеләре бик аз. Безнең штаб Округ офицерлары йортында урнашкан, WhatsApp чатында төркемебез бар. Кушылыгыз!

- Яшь волонтерлар белән мөнәсәбәтләрегез ничегрәк?

- Алар безгә әби-ба­бала­ры­на караган кебек карыйлар, ки­ңәш сорыйлар. Бер-беребезгә исем белән генә дәшәбез. Ә чаралар вакытында без барыбыз да бертигез.

- Шушы яшегездә гаилә, эш, волонтерлык арасында бөтереләсез. Авыр түгелме?

- Киресенчә, тормышым кызыграк, очрашуларга бай булып китте. Мәсәлән, ком­позитор Марк Левянт, ДДТ төркеме солисты Юрий Шевчук белән кайда танышыр идем тагын? Берәр кая кит­кәндә, хатыннан рөхсәт сорыйм. “Җи­бәрәсеңме”, — дим. “Бар ин­де”, — дип кул сел­ти. Дөрес, соңгы елларда бик кызыклы ча­ра­ларга гына барырга тырышам.

- Арагызда татарлар тагын бармы?

- Кызганычка, безнең төр­кемдә мин берүзем. Ях­шылык эш­ләргә теләүчеләр арасында мө­сел­маннар күбрәк булсын иде.

- Девизыгыз нинди?

- “Мин булмасам, кем бул­сын!” Ә иң мөһиме, хәрәкәттә – бәрәкәт. Эшләмәсәм, волонтер булмасам, велосипедта йөр­мәсәм, тормышым бик сүрән булыр иде. Ә болай мин яшим!

уНИВЕРСИАДАилдар усманов

Айгөл МИНАСТИНОВА.

«Бердәмлек»tatar-duslyk.ru

 

Просмотров: 898

Комментирование запрещено