Поддержите конкурсантов общественной акции «Народное признание-2021» \ Халык иң лаеклыларны сайлый

Безымянный11В Самарской области стартовало общественное голосование по выбору лауреатов акции «Народное признание». Среди конкурсантов есть и наши соплеменники.

Уже 14-й год в Самарской области существует традиция – чествовать самых достойных и заслуженных жителей губернии в рамках общественной акции «Народное признание». Последние полтора года наш регион, как и другие территории страны, столкнулся с трудностями, вызванными пандемией коронавируса. Распространение инфекции повлияло буквально на все сферы жизни. Но желание делать добро, приносить пользу родному краю остается сильнее любых запретов. И чем сложнее задачи – тем ценнее, весомее и ярче результаты, которых удается достичь нашим землякам.

В 2021 году на участие в областной общественной акции «Народное признание» подано 529 заявок. После завершения общественного голосования на муниципальном этапе комиссии в муниципальных образованиях определили 210 конкурсантов по шести номинациям.

Члены Общественного совета путем голосования выбрали «десятку» лучших в каждой номинации.

Эти 60 участников и стали номинантами. Именно из них жители региона выберут лауреатов акции «Народное признание-2021».

Общественное голосование пройдет с 15 по 30 ноября.

Способы голосования в этом году остаются привычными. Первый вариант — проголосовать через интернет, зайдя на сайт Правительства Самарской области. Второй — прийти в специально оборудованные пункты голосования и заполнить анкету. Волонтеры помогут сделать это.

galimullin-n.n.-e1636613950180Среди конкурсантов есть и наши соплеменники. В номинации  «Признание и Уважение» - Галимуллин Наил Набиуллович.

На протяжении 20 лет руководит татарским народным фольклорным коллективом «Ак каен» — одним из старейших и заслуженных в области. Огромное внимание уделяет совершенствованию мастерства участников коллектива. Солирует в танце, исполняет песни. Деятельность Наила Набиулловича способствует сохранению традиций и культуры татарского народа. Победитель областного конкурса «Профессионал года» в номинации «Лучший руководитель творческого самодеятельного коллектива». Участвует в общественной жизни с. Старое Ермаково Камышлинского района.

foto-nursafin-250x300В номинация «Мы вместе» -  Нурсафин Денис Рафаэльевич.
Заведующий стоматологическим отделением Самарской городской больницы №7, депутат районного совета депутатов Ленинского внутригородского района Самары. С начала пандемии коронавируса принимает активное участие в волонтерской деятельности: помогает пожилым людям, инвалидам, людям, попавшим в трудную жизненную ситуацию. Оказывает поддержку фонду «Ты не одна», приюту для животных «Дай лапу», приюту «Участие». Участвует в благотворительной программе «Прикосновение» и акции «Мы Вместе».

Информация о номинантах размещена на сайте Правительства Самарской области.

* * *

Самара өлкәсендә 2021 елгы «Народное при­знание» акция­се лауреатларын сайлау буенча тавыш бирү башланды.

Губернаның иң лаеклы ке­шеләрен билгеләү һәм аларны хөрмәтләп бүләкләү акциясе Самара өлкәсендә 14нче тапкыр оештырыла. Соңгы ел ярымда  безнең төбәк, бөтен ил белән бергә, коронавирус пандемиясе белән көрәшеп яши. Куркыныч инфекция тор­мышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. Әмма яхшы­лык эшләү, туган якка файда китерү теләген бернинди авырлыклар да сүндерә алмады.

2021 елда «Народное признание» өлкә иҗтимагый ак­циясендә катнашу өчен 529 гариза кабул ителгән. Муниципаль этапта алты номинация буенча 210 конкурсант билгеле булган. Шуннан соң иҗтимагый совет әгъзалары һәр номинациядә иң-иң дип табылган ун катнашучыны сайлап алганнар. Нәкъ менә шушы 60 номинант арасыннан төбәк халкы «Народное призвание-2021» акциясе лауреатларын сайлаячак. Конкурсантлар арасында безнең милләттәшләребез дә бар.

«Признание и уважение» но­минациясенә сайланган Наил Нәбиулла улы Галимул­лин 20 ел дәвамында Иске Ярмәк авылының “Ак каен” татар халык фольклор коллективын җитәкли. Ансамбль ар­тистларының осталыгын ка­милләштерүгә зур игъти­бар бирә. Үзе дә бик оста бии, җырлый. Наил Нәбиулла улының эшчәнлеге татар хал­кының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш кертә. Ул — “Ел профессионалы” өлкә бәйгесендә “Иҗади үзешчән коллективның иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә җиңүче булып танылды. Камышлы районы Иске Ярмәк  авылының  җәмәгать тормышында да актив катнаша.

Денис Рафаэль улы Нурсафин «Без — бергә» но­минациясенә сайланды. Ул Сама­раның 7нче санлы стоматология хастаханәсендә бүлек җитәкчесе булып эшли, Самараның Ленин районына депутат итеп сайланган. Пандемия башланганнан бирле волонтерлык эшчәнлегендә актив катнаша: өлкән кешеләргә, инвалидларга, авыр хәлгә тарган кешеләргә ярдәм итә. «Син үзең генә түгел» фондына, «Дай лапу» җанварлар приютына, «Участие» приютына ярдәм итә. «Прикосновение» хәйрия программасында һәм «Без — бергә» акциясендә катнаша.

Номинантлар турында мәгълүмат Самара өлкә хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Тавыш бирү 15 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр узачак. Милләттәшләребез, якташларыбыз өчен интернет аша Самара өлкәсе хөкүмәте сайтында www.samregion.ru/institutions/narodnoe-priznanie_2021 сылтамасы буенча яки махсус җи­һаз­лан­дырылган тавыш бирү пунктларында тавыш бирергә мөмкин. Адресларын Самара өлкәсе хө­күмәте сайтында табарга була.

Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1340

Комментирование запрещено