“Ватаным тарихында – гаилә тарихы”

миназиев хамза и гильминурПохвистнево районы, Яңа Мансур авылы мәктәбе укучылары  Гөлназ Шәриева һәм Алинә Галимова, тарих укытучысы Руза­лия Наил кызы Алтынбаева ярдәмендә, “Минем гаилә тарихы – Ватаныбыз тарихында” дип аталган өлкә фәнни-практик конференциясендә катнаштылар. Чара ZOOM платформасында онлайн форматта үтте.

Чыгыш ясаучы­лар, үзлә­ренең гаи­лә шәҗә­рә­лә­рен өй­рәнеп, су­гыш­та катнашкан ту­ганнары Мина­зи­евларның Бөек Ватан сугышында үткән хәрби юлларын өйрәнгәннәр.

“Һәр кешенең язмышы ил язмышына бәйле”, дип башлана бу хезмәт. Чыннан да шулай бит, рево­люцияләр, сугышлар, репрессияләр булмаса, халык башкачарак яшәгән булыр иде һәм аларга хәрби батырлыклар эшләргә дә кирәк булмас, язмыш җилләре аларны илләр буйлап куып йөртмәс иде, бәлки. Ләкин ил язмышы кешенең рухи чыныгуын, йөрәк ярсуларын, нәрсәгә сәләтле булуын сынап карый.

Сугыш башлангач, Яңа Мансур авылыннан сугышка 259 кеше китә. Шуларның 163се туган иленә әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында ятып кала. Сугыш тәмамланганга да инде 76 ел гомер үтте, ветераннарның күпчелеге дө­ньяда юк инде. Ләкин аларның батырлыгы, сугышчан юлы ил хәтерендә сакланырга тиеш.

Яңа Мансур авылы музеенда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышланган стенд бар. Хәмзә Габбас улы һәм Гыйльменур Әбү­бәкер кызы Миназиевлар ан­да аерым урын алып торалар.

Сугыш башлангач, Гыйльменур Шәрәфетдинованы шоферлар курсларына җибәрәләр һәм сугышка алалар. Кыз 242нче Кызыл Байраклы танк дивизиясенең ремонт бригадасына эләгә. “Летучка” дип аталган машинада ватылган танклар өчен запчастьләр китереп тора ул. Икенче Украина бригадасы составында  Корсунь-Шевченковский,  Яс­ско-Кишиневский опера­ция­лә­рендә, 1945 елда Венгрияне азат итүдә катнаша, “Орден Отечественной войны II степени” ордены, «За боевые заслуги», «Жуков», «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941 — 1945 гг.» медальләре белән бүләкләнә. Курку белмәс якташыбыз ярты Россияне һәм Европаны иңләп, 1945 елда туган авылына кайтып керә.

Кайткач, ул үзенең язмышын – Хәмзә Габбас улы Миназиевны очрата. Ул да сугыш ветераны – Мәскәүне саклауда катнашкан 76нчы мотострелковый полк составында, аннан 18нче ук­чы ди­визиясендә от­деление командиры дәрәҗәсендә сугыша, 1945 елда өченче Бе­лорус фронты бе­лән Кенигсберг­ны алуда катнаша. Ул ике «Ватан су­гышы ордены», «За отвагу», «За взятие Кенигсберга», «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941 — 1945 гг.» медальләре белән бүләкләнә.  

Утны-суны кичкән сугышчылар туган авылларында та­бышалар-кавышалар һәм бә­хетле тыныч тормыш ко­ра­лар. Бераздан Гыйльменур Әбүбәкер кызын сугышчан иптәшләре эзләп табалар, башта хатлар язышып тора­лар, аннары Хәмзә абый бе­лән бергәләп Мәскәүдә уздырылган полкташлар очрашуына җыелалар.

Менә шулай сугыш хати­рәләре аларны гомер буе ычкындырмый, артларыннан йө­ри, дисәң дә була. Авылда да сугыш елларына багышланган чараларда яшьләр алдында еш кына чыгышлар ясарга, хәрби юллары турында сөйләргә туры килә. Ә бәлки шулай кирәктер дә. Чөнки яшь буын кешеләре сугыш афәтләрен белеп, дөньяда беркайчан да сугыш бул­дырмаска кирәклеген аңлап үсәргә тиешләр.

Хәзер инде күптән вафат булган бу ике ветеранның ис­тәлеген уллары, авыл музее һәм әлеге фәнни-практик тик­шеренү материаллары саклаячак.

-zK_Reh_NTw11

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 905

Комментирование запрещено