Юбилеең белән! Яшә әле, бирешмичә!

IMG_20211116_210220

Инде 13 ел дәвамына ата кеше газиз баласын — инвалид кызын карый.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә, узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаган.

Язмамның герое – соклангыч кеше -  Шәкүр улы Минзакир Рәхмәтуллин. Аңа бүген 85 яшь тула.

1936 елның 17 нояберендә,  малай кеше, гаиләдә өченче бала булып туа. Ачлык-ялангачлык вакыт… Бәхетсезлеккә, балага алты ай тулгач газиз әнисе сукырая. Аңа баланы карарга апалары булыша, әтисе  — колхозда эштә.

Бала чагы бик авыр була Минзакир абыйның: мәктәпкә укырга  бара алмый, әтисенә булышырга кирәк. 7 яшьтән колхозда эшли башлый, олы апаларга каз сакларга ярдәм итә, фермада мал карый. Сугыш елларында ир-атлар белән янәшә колхозда эшли.

Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, бульдозер тракторында эшли башлый. 5 ел буена СУ-2да эшләп, Северныйдан Суходолга чикле асфальт юлы салалар.

1958 елны Камышлы кызы Нурлыхаят белән тормыш корып җибәрәләр. Бозбаш карьерына бульдозерчы булып  эшкә керә, өйләр корып, хатыны белән матур иттереп яши башлыйлар. Бер- бер артлы дүрт кыз һәм бер малай алып кайталар. Йорт тулы мал, кош-корт, зур бакча бар. Ишле гаилә барысын да бердәм булып эшләп, дөнья күрәләр. Балалар укып, мәктәпне бетереп, эшләп, гаилә корып җибәрәләр.

Яннарында  төпчек кызлары Эльмира кала, ул да эшкә керә, әти-әнисенә ярдәм итә. Пенсиягә чыгып, озык та яшәми хәләл җефете Нурлыхаят апа, вафат була. Эльмира  әтисен ташлап китми, чөнки аны кызгана, әкрен генә Бозбашта  эшләп йөри.

Бар да яхшы гына барганда, яшен суккандай,  2008 елның сентябрь аенда, төпчек кызы юл һәлакәтенә эләгеп, умыртка баганасын җәрәхәтли. Хастаханәләрдә бик озак яткач, Эльмираны  әтисе янына авылга алып кайталар. Кыз балага түшәк өстендә хәрәкәтсез ятарга кала.

Инде 13 ел дәвамына ата кеше газиз баласын карый: юындыра, астын алыштыра, ашата-эчерә, керләрен юа, юата, бөтен булган көчен, мәхәббәтен баласына бирә. Тәмле итеп коймаклар, җәймәләр, бәлешләр пешерә. Кызын инвалид арбасына утыртып, урамга алып чыгып йөртә.  Эльмира: “Әле дә ярый әтием бар, ул булмаса ни эшләр идем?”, -  ди.

Юбилее уңаеннан Минзакир абыйны тәбриклисе килә. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын булсын! Авырмый, киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, тыныч тормышта гомер ит! Шушы изге эшләрең өчен оҗмах капкаларыннан үтеп, анда мәңге яшәргә язсын Ходай.

Яшә әле, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

IMG_20211116_205847IMG_20211116_205858 IMG_20211116_205930 IMG_20211116_210013 IMG_20211116_210735 IMG_20211116_210715 IMG_20211116_210601 IMG_20211116_210508 IMG_20211116_210316 IMG_20211116_210259 IMG_20211116_210240 IMG_20211116_210220IMG_20211116_210048

                                                                                    

Рушания ДИНДАРОВА.

Камышлы, Бозбаш авыллары.

 

 

Просмотров: 1302

2 комментариев

  1. Сезгэ исэнлек Саулык насып итсен Аллахы тэгэлэ ярдэменнэн ташламасын Аминь

  2. Алланын ряхмяте яусын бу бабайга, килячяктя урыннары ожмах турлярендя булсын.