Мәскәүдә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт узды

C0226C76-A4F1-4232-A1E2-490BF1436A72_w250_r1_sИҗат төркеме җитәкчесе Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская булды.

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт узды.

«Сара Садыйкованы искә алу кичәсендә танылган Татарстан артистлары чыгыш ясады. Иҗат төркеме җитәкчесе Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская булды», — дип хәбәр иттеләр ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәтендә.

Шулай ук танылган татар җырчысы, актриса һәм композиторны искә алу өчен Муса Җәлилнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова да килгән иде. 

Сара Садыйкова (1906-1986) 400 гә якын җыр, 30 спектакльгә музыка, күп кенә инструменталь әсәрләр иҗат итә.

Ул татар операсын торгызуга зур өлеш кертте. Салих Сәйдәшевнең музыкаль традицияләрен дәвам итүче буларак билгеле, диелә хәбәрдә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 776

Комментирование запрещено