От последствий Covid-19 скончался главный редактор журнала «Фэн һэм тел» («Наука и язык»), доцент Казанского государственного архитектурно-строительного университета Рашит Шакирзянов. Об этом сообщил на своей странице в Facebook старший научный сотрудник института истории им. Марджани, кандидат физико-математических наук Марат Лотфуллин.
«Умер от ковида главный редактор научно-информационного журнала на татарском языке “Фэн хэм тел” (“Наука и язык”), издававшийся в течение 17 лет, Шакирҗанов Рәшит Әглиевич. Большая потеря для высшей школы», – написал Лотфуллин.
Рашит Шакирзянов – автор и соавтор более 150 научных, методических и популярных публикаций. Работал по темам «Методы и пути преподавания строительной механики», «Научно-методические проблемы обучения на татарском языке», автор учебника «Строительная механика» и соавтор учебников «Строительные материалы» и «Физика» на татарском языке.
Он занимался составлением словарей, усовершенствованием терминологии и научного стиля татарского языка. Являлся редактором многих книг, учебных и методических пособий, в том числе Татарского энциклопедического словаря и Татарской энциклопедии.
***
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов 72 яшендә вафат булды.
Төзелеш механикасында татар телендә югары белем бирү концепциясен һәм укыту-методика комплексын әзерләгән күренекле галимнең вафаты турындагы мәгълүматны КГАСУ җитәкчелеге раслады.
Рәшит Әгълә улы Шакирҗанов татар теле белән фән теле туры килүен алга сөргән фән эшлеклесе. 1975 елдан бирле Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыта. Татар телендә укыту буенча методик кабинет җитәкчесе. Корылмаларның динамикасы, милли мәгариф һәм фәнни-техник терминология буенча гыйльми эшләр авторы. «Фән һәм тел» журналы баш мөхәррире.
«Институтта татар төркемнәре җыйган, техник сүзлекләр чыгарган зур шәхес иде. Тел темасына кагылышлы түгәрәк өстәл утырышларында ясаган чыгышлары васыять итеп укырлык», — ди әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова аның белән бергә утырышларда катнашуын искә алып.
Рәшит Шакирҗанов 1949 елның 7 июнендә туган. 150дән артык фәнни, методик һәм популяр мәкалә авторы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.
Просмотров: 909