Илһам Шакиров башкаруында «Һаман яратам» җырының оркестрга кушылып яздырылганы әлегә кадәр юк иде. Булат Җиһаншин Илһам Шакировның тавышын аерып, сыйфатландырып оркестрга салган.
“Һаман яратам” җырын Илшат Вәлиев бик матур башкарган иде. Һәм миңа идея килде — Илһам абыйның тавышын Илшатка уйнаган Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Новая музыка” оркестры язмасы белән кушарга. Илшаттан шушы оркестр уйнаган язманы сорап алдым. Бу бик нечкә эш һәм ике айдан соң, Аллага шөкер, эш тәмамланды.
Җырның авторы Фәрит Хатыйпов моны ишеткәч: Булат, бу бит могҗиза! — диде. Фәрит абый бу җырны шагыйрь Зөлфәт сүзләренә 1971 елда язган икән, нәкъ 50 ел элек! Һәм беренче итеп бу җырны Миңгол абый Галиев башкарган булган”, дип уртаклашты “Матбугат.ру” белән Булат Җиһаншин.
Просмотров: 870