Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның соңгы елларда бакыйлыкка күчкән олпат шәхесләребезне искә алуларны оештыруына тәмам күнектек инде.
Концертларында да нәкъ менә бер бүлек Илһам Шакировка, Әлфия Авзалова, Шамил Закиров, Ирек Баһманов, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Роберт Миңнуллин, Әлфис Кыямов, Айдар Хафизов, Хәлим Җәләй, туганнарыдай якын күргән Ирек Миңнәхмәтов, Алсу Фәрдиевага һ.б. сердәш-фикердәшләренә багышлана. Заманында ул концертларына сәнгать әһелләренең байтагын кунак буларак сәхнәдә чыгыш ясарга да чакырды. Кунак дигәннәре шатлана-шатлана киләләр дә тамашачыга да, үзләренә дә бәйрәм ясыйлар, Салаватка исә өеп-өеп рәхмәтләр укыйлар. Әлеге күркәм гадәт, шөкер, хәзер дә дәвам итә. Халык Салаватның үзен көткән кебек үк кунагын да түземсезлек белән көтә.
Мәчеттә, нәкъ менә Казанның Мәрҗани мәчетендә әрвахлар рухына Коръән укыту, аш мәҗлесе үткәрү дә – аның теләк-нияте. Мәҗлескә иҗат әһелләре – җырчылар (әмма җырлаучылар түгел), театр артистлары, сатира-юмор осталары чакырулы. Күнегелгәнчә, Салаватның гаиләсе – балалары, кияүләре, оныклары да шушында. «Гадәттә без шәхесләребезнең өчесен, җидесен, кырыгын уздырабыз да тынычланып калабыз. Бу һич кенә дә бизи торган гамәл түгел, – ди Салават Фәтхетдинов. – Аларның халкыбызга күрсәткән игелекләрен һәрчак исебезгә төшереп торырга, онытмаска, яшь буынга да җиткереп барырга бурычлыбыз. Мөмкинлек, җай чыккан саен шәхесләребез рухына дога кылдырырмын, аш мәҗлесләре үткәрермен, дигән нәзерем бар. Менә шуны үтим».
Коръән ашында катнашучылардан кайберәүләрнең исем-фамилиясен язып узу да күп нәрсә хакында сөйләү, дип беләм. Шунысы да мәгълүм булсын: исемлек елдан-ел үзгәреп, артып тора. Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Алсу Гайнуллина, Әсгать Хисмәт, Нурия Хашимова, Фәнис Мөсәгыйтов, Зөлфия – Җәвит Шакировлар, Филүс Каһиров, Альфред Якшимбетов, Илфат Шәехов, Ядкәр Хәбибуллин, Илсаф, Роберт Закиров… исемлекне шактый дәвам итәргә мөмкин. Чечня Республикасы башлыгының Татарстандагы вәкиле Асламбек Бердукаев та мондый очрашуларның бик изге гамәл булуына басым ясады, нык хуплавын, яклавын белдерде. «Халкыбызның «Үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен бел» дигән әйтеменә олы мәгънә салынган, – диде Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. – Мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкауны да сорыйк. Алар бездән дога көтә». Шулай итеп, изге теләк, ният белән куллар догага күтәрелә. Салаватның үзенә Ходай Тәгалә әҗер савапларын бирсен.
Теләп эшләгән эш – бүләк, мәҗбүрие – җәза, дигән халкыбыз. Яраткан җырчыбыз әлеге гамәлне бик теләп, яратып башкара, елның-елында үзенчәлеклерәк, истә калырлык итәргә омтыла. Максатына ирешә дә. «Бу гамәл мине рухи баета, күңелемә бетмәс-төкәнмәс тынычлык, илһам бирә». Монысы да – Салаватның табын янында әйткән сүзләре.
Просмотров: 1140