Пекиндагы Олимпиадада Алинә Заһитова спорт журналисты буларак катнаша.
Россиянең фигуралы шуу остасы, 2018 елгы Олимпия уеннарында җиңүче Алинә Заһитова Instagram сәхифәсендә Пекин Олимпиадасында катнашуыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Алинә үзен спортчылар һәм җанатарлар арасында арадашчы дип атады. Бу юлы ул спорт журналисты буларак чыгыш ясый.
«Пекин-2022! Тиздән биредә Олимпия уеннары башланачак. Шундый ностальгия. Кабат мондый атмосферада булуыма сөенәм. Бу юлы мин вакыйгаларны күзәтеп, аларны яктырта торган хәбәрче ролендә булачакмын. Экранның арткы ягында, спортчылар һәм аларның җанатарлары арасында арадашчы булу минем өчен зур дәрәҗә», — ди Алинә.
Ул Олимпиадада Беренче канал корреспонденты булып эшләвен искәртә. «Барыгызга да зур уңышлар, көч һәм сабырлык телим! Һәр кеше өчен җан атам, сезнең барысы да килеп чыгачак. Беренче каналдан безнең спортчыларыбызны күзәтегез, бу бик шәп булачак!» — дип язды ул.
Просмотров: 651