Татар кешесе татарны, мөселман мөселманны аңлашмыйча рәнҗетү — бик зур гөнаһтыр ул!

CCPpKI7t-V0Күптән түгел «Азатлык» сайтында чыккан Гали авылы мәктәбен, мәктәп директорын һәм укытучыларны бик ямьсез рәвештә күрсәтеп язылган мәкаләгә әрнешеп, бу сүзләремне язасым килде.

Мәктәптә күп еллар тәрбия эшен алып барган укытучы мин. Октябрят, пионер, комсомол оешмалары булган чорда ничек эшләргә, нинди чаралар үткәрергә билгеле иде. Оешмаларның законы, тәртибе, таләпләре бар иде. Илебез таркалгач, мәктәпләргә дә авыр булды. Чөнки, эшне ничек оештырырга, тәрбия чыганаклары нинди булырга дигән, күп вакытта, җавапсыз сораулар барлыкка килде.

Авылыбызда татарлар-мөселманнар гына яшәгәч, безгә төп юнәлеш итеп милли тәрбияне алып китү яхшы нәтиҗә бирде. Халкыбызның төрле бәйрәмнәрен үткәреп, авыл халкы өчен саф татар телендә шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп, төрле спектакльләр куеп, концертлар оештырып, татар халык бәйрәмнәрен үткәреп, концертта җыелган акчага тукыма алып, хезмәт дәресендә, киемнәрен тегеп, туган якны өйрәнеп, сәяхәт итеп, район, өлкә күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашып, эшебезне дәвам иттек.

1992нче елны мәдрәсә ачылу, авыл халкы өчен генә түгел, мәктәп өчен дә бик кирәкле вакыйга булды! Шимбә, якшәмбе көннәрендә балалар мәдрәсәдә дини белем ала башладылар. Ул вакытта укыткан Әүһәд хәзрәт һәм Сания абыстай Мингачеваларны шәкертләре бүгенге көндә дә сагынып искә ала. Мәдрәсәдә белем алган балаларның күбесе  әти-әниләрен дә намазга басарга, дини белем алырга өнди иделәр. Мәрхүмнәр Мөҗәһит абый Латыйпов, Рәфхат абый Бадукшин остазлар белән балалар арасында дини конкурслар үткәреп, мәктәп Сабантуенда күчтәнәчләр тапшыра иделәр, бергә Болгар җирлегенә, Казанга сәяхәт оештыра идек, төрле чараларда, берничә тапкыр “Сөембикә оныклары” конкурсында катнаштык. Күп чараларны, бәйрәмнәрне балалар матур итеп Коръән сүрәләре укып ачып җибәрәләр.

Дин — ул бик көчле тәрбия ысулы. Директор вазифасын 24 ел буена үтәгән мәрхүм Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаев та, хәзер хезмәт куючы Фидаил Мәҗит улы Маннанов та мәдрәсә җитәкчесе белән киңәшеп, тәрбия сәгатьләренә хәзрәтләрне чакыруны гадәткә кертеп җибәрделәр. Ул дәресләр олы, уртанчы һәм башлангыч сыйныфларда аерым-аерым үткәрелә, хәзрәтләр, мөгәллимәләр, лаеклы ялда булган укытучылар да катнаша.

Фидаил әфәнде — күп еллар икенче мәхәлләдә мулла вазифасын үтәүче Мәҗит абыйның улы, намазда булган кеше. Бу эшләрне ул шатланып кабул итә!..

Балалар өчен шимбә-якшәмбе укулары да алып барыла. Җәйге ял оештырыла. Аны оештыруда “Ак калфак “ хатын-кызлар оешмасы ярдәм итә. Шулай ук бу оешма балалар өчен төрле дини чаралар үткәрә: дога уку, мөнәҗәт әйтү конкурслары, Мәүлид кичәсе, Корбан һәм Ифтар мәҗлесләре һәм бик күп төрле бәйрәмнәр. Үткән елны “Илаһи моң” онлайн конкурста да катнаштык, бүләкләр алдык.  

Балалар бакчасында да дини һәм татарча сөйләшү дәресләре алып барыла. Дини дәресләрне Гәмбәр абыстай, лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Зөлфия Нәзәхетдин кызы рәхәтләнеп балалар белән “Мин татарча сөйләшәм” дәресләрен алып бара.

16 костюм тегелде, музей почмагы оештырылды, матур стендлар эшләнелде, конгресс аша татарча китаплар кайтты. Тәрбиячеләр, укытучылар бу ярдәмгә рәхмәт кенә әйтәләр.

Дини дәресләрне хәзрәтләребез, мөгаллимәләребез алып бара. Ә без аларга бай, Аллаһыга шөкер. Тирән белемле Искәндәр хәзрәт, Юныс һәм Габдрахман хәзрәтләр, Баһаутдинова Гәмбәр Харис кызы, үземнең укучым, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алучы, дүрт бала әнисе Хәйруллина Әлфия, Курмаева Зөлфия абыстай. Алар кичләрен өч төркем хатын-кызларны һәм бер төркем ир-атны да укыталар. Мәдрәсәдә һәрвакыт балалар өчен дә, халык өчен дә төрле чаралар үтеп тора. Бу пандемия аркасында гына бераз кысыла төштек. Барысыда яхшы булыр дип, өметләнеп яшибез.

Ә күпме хәзрәтләрне тәрбияләде, белем бирде безнең мәдрәсә һәм мәктәп? Алар Россиянең төрле почмагында хезмәт куялар, мулла вазифасын үтиләр. Менә берничәсе, авыл егетләре: Самарда, Зубчининовка бистәсе мәчетендә Рәсих хәзрәт Вакказов, Коръән-хафиз Ислам Баһаутдинов, Сызранда Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Яңа Усман авылында Ринат хәзрәт Кәлимуллин, Чебоксарда Нәфис хәзрәт Башаров… Күп еллар мәдрәсәне Минтаһир хәзрәт Сираҗев җитәкләде. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә Фидаил Нураев белем алды, бүгенге көндә Айрат Кәлимуллин, Рәсих хәзрәт Юнысов укыйлар.

Татар кешесе татарны, мөселман мөселманны аңлашмыйча рәнҗетү - бик зур гөнаһтыр ул, минемчә. Бер якны гына тыңлап, шундый тиешсез нәтиҗә ясау - бер дә килешми. Кеше йокысыз төннәр үткәрә, чиргә сабыша, төп эшен башкаруында кыенлыклар барлыкка килә. Хәзер аралашу ысуллары бик күп, җаен табып була. Һәр вәзгыяттә ике якның  фикерен белү бик кирәк бит инде.

Мәктәптә балалар белән эшләү — бик авыр ул. Әлеге чорда — бигрәк тә. Чөнки кайбер әти-әни, бала, үзенең хокукын яхшы беләм дип, укытучыны кимсетүне бернигә дә санамый. Пәйгамбәребез (с.г.с.) укытучыны хөрмәт итәргә кушкан. Киләчәгебез яхшы булсын, авыл саклансын өчен, без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш, ә батырырга түгел. Мәктәпләрдә укытучылар җитешми. Бу бик зур проблема!

4нче февральдә ZOOM аша “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәдрия Рәисовна белән бик матур, нәтиҗәле очрашу булды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. 2022 ел “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре астында узачак диде.

Бик мәгънәле сүзләр! Сүз генә булып калмасын иде, туганнар, дин кардәшләр! Сәламәт булыйк! Бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшик. Без бит барыбыз да -  мөселманнар!

Гали авылыннан ветеран укытучы, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы ШӘЙХЕТДИНОВА.

Похвистнево районы.


КОНТЕКСТ:

Гали авылында мәктәп укучысына тәнәфестә намаз укуны рөхсәт итмиләр

 

 

 

 

Просмотров: 1471

Один комментарий

  1. Хөрмәтле Кәүсәр апа, Сезгә Аллаһы Раббыбызның рахмәтләре яусын! Сезнең яшләребезне милли һәм дини тәрбиядә керткән өлешегез бихисап. Авылдашларыбыз күреп тора. Хәерия чараларны оештыруыгыз өчен аерым рахмәтләр белдереп була. Кәүсәр апа, Сез әлеге килеп чыккан читенлеккә бердә борчылмагыз. Хәзерге вакытта мөселманнар ике төргә бүленгәннәр: берләре Аллаһы ризалыгы өчен риясыз тынычкына гыйбәдәт кылалар, гыйлемләрен арттыралар, изгелекләр һәм иглекләр кылалар; ә икенчеләре без намаз укыйбыз, без инде уже җәннәткә «путевка» алдым дигәндәй теләсә ни эшли, башкаларны рәнҗетә, гайбәтен чәйни, аның фикерендә булмаган башка мөселманны фасикка (гөнаһкяргә) яки иң куркынычы кәфергә (имансызга) саный башлый һ.б.
    Әлбәттә намаз укучы белән намаз укымакчы арасы бик зур, әммә намазың мәкъбүл ( Аллаһ кабул иткән) булса бик яхшы. Ләкин намазны рия белән кешеләргә күрсәтер өчен, бигрәктә әлеге Гәли авылындагы балалар кебек дәрес уртасында намаз укыйбыз дип укытучылардан рөхсәтсез аларны таптап (нигә дә санамыйча) чыгып китеп намаз укуларда ни булыр икән соң. Мин биредәге сүзне әлеге туган авылым Гәли авылының мәктәбендә килеп чыккан аңлашмаулар турында гына түгел. Ә намаз укып та гөнахка чумып кешеләр рәнҗетүчеләр турындадыр. Аллаһы Тәгалә изге Кәләм Шәрифтә «Гәнкәбүт» («Үрмәкүч») сүрәсенең 45-че аятында: «….һәмдә намаз укы; дөреслектә намаз сине фәхешлектән һәм бозыклыктан (гөнаһтан) саклый…»-дигән. Димәк, намаз бәндәне бозык эштән (гайбәт, боһтан, рия кебек әшләрдән) тоймаса ул намаз физкультура гына бул ич!
    Туганнарым, һәр эштә без киңәшләшеп, уртага салып, аңлашып, бер беребезнең сүзенә колак салып бер фикергә килергә кирәк. Әлеге хәлдә дә, урысча әйтүемә гаепләмәгез инде, провокацияләр ясамыйча да хәл итеп була бит.
    Аллаһы Раббым хәерлесен насыйп итсен!