«Байком-сервис» ятим калмасын иде

БезымянныйАтна башында Камышлы районының Байтуган авы­лында авыл хуҗалыгы һәм ту­ризм юнәлешендә эшләп килүче “Байком-сервис” җа­вап­­лылыгы чикләнгән оеш­ма­ның генераль директоры Наил Гайзулла улы Кәлимуллин вафат булды. Ул 31 январьда ту­ган авылы зиратында кү­мелде.

Наил Гайзуллович — туган авылы үсешенә искиткеч зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Нефть сәнәгате ветераны, җәмәгать эшлеклесе,  “Байком-сервис” оешмасына нигез салучы һәм эшчәнлеген тәэмин итүче, изге җанлы хәйрияче Камышлы районының Мактау­лы гражданины исеменә бик тә лаек булган тыйнак һәм аз сүзле кеше иде ул.

Себер якларындагы нефть чыганакларында җитәкче урыннарда 40 ел эшләп, пенсиягә чыккан Наил авыл хуҗалыгы өчен бик катлаулы вакытта, 90нчы еллар ахырында туган авылына кайта. Башта энергиясе ташып торган Наил Гайзуллович эшләп кайткан акчасын шоссе юлы буенда юлчылар өчен “Байком” дип аталган кафе һәм кунакханә төзүгә тота. Шул ук вакытта туган авылының чәчелмәгән җирләрен күтәрү фикере дә тынгы бирми. Фи­кердәшләр туплап, бераздан авыл хуҗалыгы предприятиесе ачып җибәрә. Бизнесының бу юнәлеше аның өчен аеруча кызыклы һәм беренчел булып китә.  Дүрт ел эчендә яхшы ук күтәрелеп киткән предприятие, ел саен югары уңыш җыеп, районда һәм өлкә күләмендә таныла башлый.

Әлбәттә, ташландык җир­ләрне сафка бастыру җиңел булмый аңа. Кеше буе кадәр булып үскән үләннәрдән һәм агач-куаклардан арындырылган беренче 350 гектар җирләрдә шытып чыккан ашлыкларны күреп, колхоз рәисе гаиләсендә туып-үскән Наил чиксез шатлана. Тора-бара оешма, 2000 гектар җир эшкәртеп, Камышлы районы буенча иң зур уңыш алып эшли башлый. Шулай, корылыклы 2015 елда да гектарыннан 21 центнер бөртекле культуралар җыеп алуга ирешә.

Кәлимуллин 40 ел буе Се­бердә эшләсә дә, кендеге авылга нык береккән булып чыга. Шуңа күрә ул хез­мәткәрләренең кемнең нәрсәгә сәләтле булуын алдан белеп, карап кына сайлый һәм ялгышмый. “Наил Гайзуллович бу эшне башлап җибәрмәгән булса, нишләгән булыр идек, белмибез”, — диләр алар бүген дә. Коллектив, җи­тәкченең энтузиазмын хуплап, җиң сызганып эшли. Ә җитәкче, эшләре уңышлы булсын өчен, акчаны жәлләми. Ул Себердә җаваплы урыннарда эшләп алган акчасының күп өлешен аграр хуҗалыкны ныгыту өчен тота, хөкүмәттән дә, банклардан да бер тиен акча да сорамый. Шулай итеп, аңа беренче дүрт елда 60 миллион сум акчага колхозның иске техникасын сатып алып ремонтлатырга, колхозчыларның пай җир­ләрен хосусыйлаштырырга туры килә.

Еллар уза тора. Колхоз техникасы күптән инде яңасына алмаштырылган, һәм бу икътисад күрсәткечләренә дә уңай йогынты ясаган, әлбәттә.  “Керем алып эшләү өчен, һәр гектар җиргә 25 мең сум акча кирәк, аннан башка эшкә алыну — башбаштаклык”, - дип әйтә иде Кәлимуллин. Ул шушы го­мерендә предприятие эшенә 130 миллионнан күбрәк акчасын тоткан.

“Байком-Сервис”та язгы чә­чүгә аерым игътибар биреп эшлиләр. Бөртекләрне ва­кы­тында җиргә салсаң гына, уңышка ирешеп була, дип саныйлар оешмада, чөнки язгы дым кадерен бик тә яхшы бе­ләләр. 

Соңгы елларда “Байком-Сервис” элиталы орлык үстерү белән ныклап шөгыльләнә. Уңыш булсын дисәң, орлык та шәп булырга тиешлеген авылда бик яхшы беләләр. 

Эш­не оештыру процессына да фәнни яктан карыйлар. “Стахановчы комбайнерлардан әл­лә ни зур файда юк. Кеше 15 сәгатьтән артык эшли алмый, арый, игътибары кими. Бу аның сәламәтлегенә дә тис­кәре йогынты ясый, предприятие дә зыян күрә”, — дип саный Кәлимуллин.

Менә шулай, зур энтузиазм белән яңа эшкә алынган Наил Гайзулла улы, башкаларны да артыннан ияртеп, производствоны иң югары дәрәҗәгә күтәрә, тәҗрибәне башкалар белән дә уртаклаша. “Ныклап аякка басу өчен, авыр вакытларда да бирешмәс өчен, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ир­тәгәге көнгә ышаныч белән яшәргә тиеш. Иң мөһиме, алар­ның эшенә артык кысыл­маска, ә ярдәм кирәк булса, соңламаска” - дип әйтеп ки­лә иде “Байком-Сервис” җи­тәкчесе.

…Наил Гайзуллович килә­чәккә зур ышаныч белән яши иде. Ләкин кеше бер төрле уйлый, ә Аллаһы Тәгалә икенче төрле фикер йөртә икән. Наил Гайзулла улы Кәлимуллин башлангычларын дәвам итүчеләр табылсын, Байтуган авылы җирләре, якты күңелле авылдашлары истәлегенә, һәрвакыт сөреп-чәчелгән, ә көзләрен мул уңыш җыеп алынган булсын иде.

Наталья КОЛОКОЛЬЦЕВА  язмасы буенча язылды.

(«Волжская коммуна»)

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 917

Комментирование запрещено